Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәс активисты Мартин Кочесоков йорт сагына чыгарылган


Апелляция шикаятен караганда Мартин Кочесоков наркотикларны аңа тоткарлау алдыннан битлек кигән билгесез кешеләр ташлаганын сөйләгән.

Кабарда-Балкар Югары мәхкәмәсе марихуана саклауда гаепләнеп тоткарланган "Хабзэ" чиркәс иҗтимагый оешмасы башлыгы Мартин Кочесоковны йорт сагына чыгарды. Бу хакта "МБХ Медиа" яза.

Кочесоков 7 июньдә тоткарланып, ике айга сак астына алынган иде. Кабарда-Балкар эчке эшләр министрлыгы активист машинасында 263,4 грамм марихуана табылуы, активистның кулында наркотик эзләре булуы һәм аның үзен гаепле дип тануы турында белдерде.

Апелляция шикаятен караганда Кочесоков наркотикларны аңа тоткарлау алдыннан битлек кигән билгесез кешеләр ташлаганы турында сөйләгән. Активист гаепне гомере өчен куркуы сәбәпле тануын белдергән.

Мартин Кочесоковның дуслары һәм хезмәттәшләре активистны эзәрлекләү аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле дип саный. Кочесоковны тоткарлаганнан соң Нальчикта, Мәскәүдә, Махачкалада һәм Прагада аны яклап пикетлар узды. Кабарда-Балкарның элекке башлыгы, сенатор Арсен Каноков тикшерү вакытына Кочесоковны иреккә җибәрергә яки йорт сагына чыгарырга чакырды.

Азатлык элек язганча, Русия халыкларының Демократик конгрессы Кабарда-Балкар республикасында федерализм мәсьәләсендә түгәрәк өстәл оештырган Мартин Кочесоковка басым ясалганы турында белдергән иде. 16 май көнне ул федерализм мәсьәләсенә багышланган конференцияне үткәргәннән соң, аның өенә район администрациясе вәкилләре килгән. Кочесоковны ниндидер "дәүләткә каршы эштә" гаепләгәннәр, аңа һәм әти-әнисенә басым ясалган. Социаль челтәрләрдә дә Кочесоковка карата яла ягу күренешләре барлыкка килгән.

Бер төркем активистлар Кабарда-Балкар республикасы башлыгы Казбек Коковка җибәргән мөрәҗәгатендә фән эшлеклеләренә һәм иҗтимагый активистларга яла ягудан һәм басым ясаудан яклауны таләп иткән иде.

XS
SM
MD
LG