Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның беренче мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вафат


Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин

26 июньгә каршы төндә Уфада Башкортстан диния нәзарәтенең элекке рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин озакка сузылган каты авырудан соң бакыйлыкка күчте. Аңа 72 яшь иде.

Бу турыда мәгълүматны Азатлыкка Уфаның "Ихлас" мәчете имамы Альфред Давлетшин раслады. М​әрхүм белән хушлашу 27 июнь башкаланың "Ихлас" мәчетендә узачак. Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин мөселман зиратына җирләнәчәк.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, 27 ел буе мөфти йөген тарткан Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин апрель аенда урыныннан киткән иде. Аның вазифасын вакытлыча яшь имам Айнур Биргалин башкара.

2018 елның 14 мартында Нефтекама каласында узган Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте пленумында мөфти Нигъмәтуллин эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелгән иде. Аерым алганда, икътисади мәсьәләләрнең чишелмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмау әйтелде.

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин 1946 елның 8 декабрендә Сибайда, мулла гаиләсендә туа. 1971-75 елларда Бохараның "Мир-Гарәп" мәдрәсәсендә белем ала, аннан укуын Ташкент шәһәренең Имам Әл-Бухари исемендәге Ислам институтында дәвам итеп, аны кызыл дипломга тәмамлый.1980-1982 елларда Сүрия башкаласы Дәмәшкъның "Ислам чакыруы" институтында дини белем ала. 1979-1983 елларда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәтендә җаваплы сәркатиб, 1983-1992 елларда Уфа җәмигъ мәчетендә имам булып хезмәт итә.

1992 елның 21 августында Башкортстан мөселманнары корылтаенда яңа оешкан диния нәзарәтенә рәис һәм республика мөфтие итеп сайлана.

1994 елдан Русия мөселманнары диния нәзарәтенең Югары координация үзәге әгъзасы иде.

Бүгенге көндә Башкортстандагы 1300 мөселман мәхәлләсенең 737се Башкортстан диния нәзарәтенә карый.

XS
SM
MD
LG