Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан туристлар өчен иң имин төбәкләр рейтингына кергән


Сәяхәтләр өчен иң имин төбәк дип Петербур һәм Ленинград өлкәсе танылган. Татарстан да имин төбәкләр арасында.

Татарстан Русиядә туристлар өчен иң имин төбәкләр рәтенә кергән. Бу хакта Biletix сәяхәтләр агентлыгы уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә, дип яза RT.

Сәяхәтләр өчен иң имин төбәк дип Петербур һәм Ленинград өлкәсе танылган. Рейтингта шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Алтай бар. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краен бер яктан имин булса, икенче яктан куркыныч дип атаучылар да булган.

Куркыныч төбәкләр дип респондентлар Дагыстан, Чечня һәм Свердловски өлкәсен атаган.

Күптән түгел Казан Русиядә июльдә сәяхәтләр өчен иң популяр шәһәрләр рейтингында икенче урынны алган иде. Исемлекне Tvil.ru сервисы 17 июньән 17 июльгә кадәр кунакханәләр һәм апартаментлар өчен түләүләрне анализлау нигезендә төзегән.

Әлеге вакыт эчендә Казанда торак арендалау тәүлегенә уртача 2,1 мең сумга төшкән. Туристлар Татарстан башкаласына уртача 3,5 төнгә килә.

XS
SM
MD
LG