Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кырымтатар байрагы көнен хакимият үз кулына алды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

26 июнь кич Акмәчеттә кырымтатар байрагы көненә багышланган чаралар үтте. Кеше аз булган бу чараны хакимият үз кулына алганы күренеп торды.

Бәйрәм чарасы Карасубазар янындагы Ак кая тавы янында башланды - кырымтатар әләмнәре куелган машиналар кәрваны Акмәчеткә таба юл алды. Кырымның милләтара һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре дәүләт комитеты оештырган бу чарада алдан планлаштырылган 300 машинадан 100гә якыны гына катнашкан. Машиналар бер кәрван булып түгел, ә 20шәр итеп бүленеп барган.

Төп чара Акмәчетнең Гагарин паркында Кырым мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаев оештырган йөрештән башланды. Мөфти, милләтара һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре комитеты җитәкчелеге, Кырым дәүләт шурасына намзәтләр чыгышларыннан соң бәйрәм концерты куелды.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Хакимият карамагындагы бәйрәмдә кырымтатар коллективлары нишләптер күренмәде. Алар урынына Кырымның "Таврия" дәүләт ансамбле кырымтатар биюләрен башкарды. Кырымтатар театрыннан ике артист, "Кырым" дәүләт ансамбле җитәкчесе Сервер Какура бер җыр җырлап сәхнәдән китеп барды, моннан соң үзешчән артистлар һәм коллективлар концертны дәвам иттеләр. Сәхнә янында кырымтатар байракларына өстәп Русия байраклары да урнаштырылган иде.

Бу юлы байрак бәйрәмендә узган еллар белән чагышытырганда кеше аз иде. Кырымтатар бюджет оешмалары, милләтара дәүләт комитетының хезмәткәрләре, җирле бүлекләр вәкилләре, китапхәнәчеләр, студентлар күренде. Бу инде кырымтатар байрагы көнен үздыруны хакимият үз кулына алган дигән хис калдырды. Чарада шат йөзләр бик күренмәде. Кайбер кырымтатарлар "нишлисең инде, түзәбез" дигән мәгънәдә сүзләр ычкындырды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Хакимият уздырган чарадан тыш бер төркем активист автойөреш оештырып 30 шәһәр һәм бистәдән узды. 24 июнь башланган йөреш 26 июнь Кефе (Феодосия) шәһәренә җитте, активистлар Ак кая тавына менеп, кырымтатар байрагын җәелдереп "Милләт! Ватан! Кырым!" шигарен яңгыратты. Тау башында аларга полиция комачауларга тырышкан, активистлар арасында Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял да күренде.

26 июнь Киевта Украинага китеп яшәргә мәҗбүр булган кырымтатарлар һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләр кырымтатар байрагы көнен үзәктәге Крещатик урамына чыгып билгеләде. Алар "Байрак белән берләшкәннәр ‒ #LIBERATECRIMEA" акциясе кысаларында төрле илләрне әйләнеп чыккан кырымтатар байрагыны күтәреп чыктылар. Киевта узган байрак көне Кырым аннексиясенә каршы торган, үз хаклары өчен көрәшкән кырымтатарларга теләктәшлек белдерү чарасы дип бәяләнде. Кайбер матбугат чаралары исә Кырымда узган кырымтатар байрагы көнен "урланган кырымтатар бәйрәме" дип атады.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Белешмә. Кырымтатар байрагы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1917 елда декабрь аенда Бакчасарайда кырымтатар халкы вәкилләренең беренче Корылтаенда кулланган иде. 1991 елның 26 июнендә Акмәчеттә узган икенче Корылтайда ул милли байрак итеп кабул ителде. 2010 елда кырымтатар активистлары тәкъдиме белән 26 июнь кырымтатар милли байрак көне итеп беренче тапкыр үткәргән иделәр.

XS
SM
MD
LG