Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кирмәне: "Президент конгресс җитәкчелеге эшенә катышмый"


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Татарстан президентының рәсми вәкиле сүзләренчә, президентның Татар конгрессы җитәкчелеген урыныннан алу вәкаләте юк.

Татарстан президенты идарәсе Татар конгрессы җитәкчелеген урыннан алуны сорап язылган мөрәҗәгатьне күргән. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне журналистлар белән очрашуда Казан кирмәне вәкиле Лилия Галимова белдерде.

"Белгәнегезчә, Милли шура – иҗтимагый оешма. Аның җитәкчелеге сайланып куела. Кадрлар турында карарларны Бөтендөнья татар конгрессының корылтаенда делегатлар кабул итә", дип белдерде ул.

Галимова сүзләренчә, Татарстан президенты бу эшкә катнашмый, аның моңа хокукый вәкаләтләре юк.

Берничә көн элек Мәскәү активисты Римма Галиева Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Милли шура җитәкчелеген урыннарыннан алырга таләп итеп ачык хат чыгарган иде. Ул бүгенге көндә Татар конгрессы эшчәнлеге алдан белдерелгән максатларына туры килми, Конгресс түрәләр утыра торган бер оешмага әверелде, "иҗтимагый оешма" булуы исемдә генә калды, дип саный.

Әлеге мөрҗәгать социаль челтәрдә бәхәс уятты. Азатлык сәхифәсендә укучыларның күпчелеге Васил Шәйхразиев һәм Ринат Закиров урыннарыннан алынырга тиеш дип саный, сайтта оештырылган тавыш бирүдә моны 87% кеше хуплады.

XS
SM
MD
LG