Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Азат Мифтаховны йорт сагына күчерүдән баш тартты


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мәхкәмә адвокатларның Азат Мифтаховны йорт сагына күчерү өчен нигез бар, анда ул фән белән шөгыльләнеп күбрәк файда китерергә мөмкин дигән сүзләренә колак салмаган. Аспирант 7 августка кадәр тикшерү изоляторында калачак.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнүче МДУ аспиранты Азат Мифтаховны сак астында калдыруны кануни дип таныды. Бу хакта адвокат Светлана Сидоркина сүзләренә сылтанып "МБХ Медиа" яза.

"Мәхкәмә Азатны сак астында калдырырга карар кылды. Яклаучыларның аспирантны йорт сагына чыгару өчен нигез булуы, иректә аның фән белән шөгыльләнеп күбрәк файда китерергә мөмкинлеге турындагы сүзләренә колак салынмады. Мәхкәмә прокурор ягына басты. Ул Мифтахов җинаять кылырга, качарга мөмкин, тикшерү әле тәмамланмаган диде", дигән Сидоркина.

Элегрәк мәхкәмә Азат Мифтаховны сак астында тотуны тагын ике айга озайткан иде, имеш ул качарга, җинаять кылырга яки тикшерүчеләр әле тапмаган дәлилләрне юк итәргә мөмкин диелде

Светлана Сидоркина төп тикшерү эшләре тәмамланды, экспертизалар уздырылды һәм башка дәлилләр көтелми дигән иде. Адвокат шулай ук Мифтаховның качып китү, шаһитләргә басым ясау яки тикшерүгә киртә кую ихтималына дәлилләр китерелмәде дип белдерде.

"Тикшерү Мифтаховның чит илгә качып китәр өчен билетлары да алынган дип сөйли. Ул билетлар күрсәтелмәде, ә билетларны сатып алу вакыты дип Азат изоляторда утырган вакыт аталды", диде адвокат.

25 яшьлек Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Мәхкәмәнең соңгы карары нигезендә Мифтахов 7 августка кадәр сак астында булачак. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде.

Июнь урталарында Азат Мифтаховның әти-әнисе полиция тарафыннан янаулар булуы турында Азатлыкка сөйләде.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG