Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховның әти-әнисе полиция тарафыннан янаулар булуын белдерә


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Түбдән Кама полициясе Азат Мифтаховның гаиләсенә килеп йөри, әти-әнисен эчке эшләр бүлегенә чакыра, балигъ булмаган сеңлесенә укуында проблемнар булачак дип яный.

Мәскәүдә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эшендә шикләнелүче МДУ аспиранты Азат Мифтаховның әти-әнисенә куәт оешмалары тарафыннан янаулар булган. Бу хакта Азатлыкка Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова белдерде.

Гөлнур Хөсәенова
Гөлнур Хөсәенова

"6 июнь өйгә ике кеше килде, алар икесе дә формада түгел иде. Бер караганда итәгатьле сөйләштеләр, әмма тел төбе аңлашылды. Азат башкалар турында әйтми, яшерә диделәр. Улым кирәкле кешеләр турында мәгълүмат бирсә, аны иреккә җибәрерләр иде дигәнрәк сүзләр әйтте. Алар чынында минем кызым Зөлфия, ягъни Азатның сеңлесе турында белешергә килгән. Әмма аның ул көнне имтиханы, өйдә юк иде. Аны һәм ирем белән мине эчке эшләр идарәсенә чакырдылар. Имеш, кызым Түбән Кама буйлап Азат турында стикерлар ябыштырып йөргән, сорау алырга кирәк дип аңлаттылар.

11 июнь кызым ирем белән бергә эчке эшләр идарәсенә барды. Аңардан сорау алдылар, "Син ябыштырдыңмы?" дип, видео да күрсәткәннәр, әмма кызым видеодагы кеше мин түгел, берни сөйләргә теләмим дип җавап биргән.

Шул ук көнне алар миңа да шалтыратты, кызыгыз шәһәр буйлап Азат Мифтахов турында стикерлар ябыштырган дип сөйләде. Мин хәбәрдар түгел, берни дә белмим дидем. Проблемнар булырга мөмкин диделәр, кызыгызны карагыз диделәр. Әмма ябыштырган очракта да, бу – җинаятьме? Азат Мифтахов – аның бертуган абыйсы, мин дә аның урынында булсам, абыемны яклап плакат тотып чыгар идем дип сөйләдем", диде Гөлнур Хөсәенова.

5 июньдә Мәскәүдәге мәхкәмә Азат Мифтаховны сак астына тотуны 7 августка кадәр озайтты.

  • 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
  • Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
  • Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
  • Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны сак астында тоту карары чыгарды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG