Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтенрусия авыл Сабантуенда хәмер сату тыелачак


Самар өлкәсе Камышлы авылында Сабантуй көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыйдылар.

Быел Самар өлкәсе Камышлы авылында узачак 10-нчы Бөтенрусия авыл Сабантуенда хәмер сатылмаячак. Бәйрәм вакытында ике көн дәвамында – 28 июнь 18:00-дән алып 29 июнь 23:00-гә кадәр кибетләрдә исерткеч эчемлекләрне сату бөтенләй тыела. Бу турыда карарны Самар өлкәсе хөкүмәте кабул итте.

29 июнь көнне Камышлыда 10-нчы Бөтенрусия авыл Сабантуе узачак. Бәйрәмдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров катнашачак.

Быел Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та Сабантуй бәйрәме вакытында республика районнарында
исерткеч эчемлекләр сатуны тыю тәкъдиме белән чыккан иде. "Сабантуйларда эчеп йөрергә кирәкми. Бу җирәнгеч күренеш. Тыюны
этаплап кертергә мөмкин. Беренче тапкыр, бәлки, ошамас. Күңелсез йөрерләр. Аннары икенче тапкыр барысы да нормаль булыр", диде Хәбиров.

Казан Сабантуйлары исә күптәннән исерткеч эчемлекләрсез үтә

XS
SM
MD
LG