Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатар күргәзмәсе Америка тамашачысының күзләрен ача"


Нью Йоркта ачылган "75 елдан соң кырымтатар сөргене йөзләре" күргәзмәсенең афишасы, 5 май 2019
Нью Йоркта ачылган "75 елдан соң кырымтатар сөргене йөзләре" күргәзмәсенең афишасы, 5 май 2019

Нью-Йоркның Манхэттен районында урнашкан Украина музее бинасында "75 елдан соң кырымтатар сөргене йөзләре" дигән кечкенә генә күргәзмә эшләп килә. Ул анда килүчеләргә Кырым һәм андагы халыкларның үткәненә күзләрен ача, ди музей вәкилләре.

Украин музее моңа кадәр дә кырымтатарларга багышлаган күргәзмә өештырган булган, әмма бусы депортациянең 75 еллыгына багышлана.

Украин музеенда кырымтатарлар сөргенен искә алу башлангычы белән Һарвард университетында Украина эзләнүләре үзәге галиме Любомир Хайда чыкты ди музей вәкиле Анна Крилл.

Аның әйтүенчә, галим кырымтатарлар, украин вәкилләре белән берләшеп, шундый чара оештырырга тәкъдим ясаган. Нәтиҗәдә Кырымда яшәүче танылган фоторәсем остасы Зарема Ялыбойлу эшләреннән шундый проекты туган.

"Кырымтатар күргәзмәсе американнарның күзен ача"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

Фоторәсемнәрдә сөргенне кичергән берничә кешенең йөзләрен күреп була. Аларның күз карашларыннан ук ни кадәр авырлыклар кичергәнен чамалап була. Аларда сагыш та, горурлык та, чыдамлык та, басымга каршы тора белү дә бар.

Американнар кырымтатарларның депортациясе турында белми

Бу кешеләр бала чакта Кырымннан сөрелгән булган, яңа җирдә тормыш корган һәм 90нчы елларда туган якларына кире кайта алган меңнәрчә кешенең берничәсе генә. Советлар кылган золым аларның күз алдында үткән, дип әйтелә күргәзмә геройлары турында Украин музее стендларында.

"Беләсезме, күргәзмәгә килүчеләр, украиннар гына түгел, башка милләт кешеләре дә, гаҗәпләнеп китә. Беренчедән, алар Кырымның Украинаның бер өлеше булганын, анда төрле милләтләр яшәвен һәм кырымтатарларның депортациясе турында белми. Русия оккупациясе шартларында моңа игътибарны юнәлтү бик мөһим" диде Азатлыкка күргәзмәне оештыручыларның берсе Анна Крилл.

Күргәзмәдән күренеш
Күргәзмәдән күренеш

​Фоторәсемнәр көнкүреш, бизәнү әйберләре белән дә баетылган. Аларны Кырымтатар мәҗлесенең Америкадагы вәкиле, Берләшкән милләтләр оешмасында Украина миссияссе киңәшчесе Айла Баккалли биргән. Ул үзенең гаиләсендә сакланган баш киеме, шәл, күлмәкләр, бизәлеш әйберләре алып килгән.

Бу әйберләр күргәзмәне баетты һәм американ тамашачыларына кырымтатарларның кем булганын тулырак күз алдына китерергә мөмкинлек бирде, диде музей вәкиле Анна Крилл.

Моңа кадәр Украин музеенда крымтатарларга багышланган күргәзмә 2010 елда булган. Ул чарада ул вакытта Америкада сәфәрдә булган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев тә катнашкан.

XS
SM
MD
LG