Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Әбүшахманов Гафури театрының баш режиссеры итеп билгеләнде


Айрат Әбүшахманов
Айрат Әбүшахманов

Айрат Әбүшахмановны Башкорт дәүләт драма театры коллективына баш режиссер буларак тәкъдим иттеләр. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айрат Әбүшахманов - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан мәдәният министрлыгының Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, "Алтын битлек" театр премиясе иясе.

1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының Рифкать Исмәгыйлов курсын тәмамлый. Шул елдан Гафури театрында эшли башлый.

1998-2003 елларда Әбүшахманов Русия театр сәнгате академиясендә (элекке ГИТИС) шөгыльләнә. Укуын тәмамлагач Мәскәүнең Яңа драма театрына чакырыла, анда режиссер ассистенты буларак берничә спектакль куя.

Гафури театрында 2004 елдан бирле режиссер булып эшли.

Күптән түгел Олег Ханов Гафури театрының сәнгать җитәкчесе вазифасыннан киткән иде. Ул актер булып эшләвен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG