Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья башкортлары корылтае җитәкчесе итеп Элвира Аиткулова сайланган


Элвира Аиткулова
Элвира Аиткулова

Дөнья башкортлары корылтаеның беренче көнендә оешманың низамнамәсенә үзгәрешләр кертелгән.

Дөнья башкортлары корылтаеның беренче көнендә, кичке концерт вакытында оешманың хәзерге җитәкчесе Данир Гайнуллин концертны туктатып, вазифасыннан китүе турында хәбәр итте. Аның вазифаларын урынбасары Эльвира Аиткулова башкарачак дип игълан ителде.

Башкорт корылтаеның яңа җитәкчесе билгеләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Башинформ язуынча, Дөнья башкортлары корылтаеның низамнамәсенә үзгәрешләр кертелгән. Бу үзгәрешләргә күрә, хәзер оешманың президиумы булачак. Президиумга алдагы биш елга алты кеше сайланган.

Әлеге президиум киңәшләшеп корылтайны Башкортстанның Дәүләт җыелышы рәисе урынбасары Эльвира Аиткулова җитәкләячәк дигән карарга килгән.

Данир Гайнуллин корылтай җиткчесе вазифасына 2018 елның ноябрендә килгән иде. Бу урында ул Әмир Ишемгуловны алыштырды.

XS
SM
MD
LG