Accessibility links

Дөнья башкорт корылтае рәисе итеп Данир Гайнуллин билгеләнде


Данир Гайнуллин (у) Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов белән, архив фотосы
Данир Гайнуллин (у) Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов белән, архив фотосы

Уфада Дөнья башкорт корылтае президиумы чираттагы утырышында оешма җитәкчесе Әмир Ишемгуловның вазифасыннан китү гаризасын хуплады һәм берничә намзәт арасыннан яңа рәис итеп Данир Гайнуллинны сайлады.

Әмир Ишемгулов (58 яшь) вазифасыннан китүен 2021 елда Уфада узачак "Апимондия" умартачылар халыкара конгрессын әзерләү белән ныклап шөгыльләнү теләгенә бәйләп аңлатты.

Утырышта шулай ук корылтай эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм аксакаллар шурасы әгъзалары расланды.

Данир Гайнуллин (48 яшь) Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Ул заманында Башкорт яшьләре берлеге җитәкчеләренең берсе булды, Республика халык иҗаты үзәген, Башкорт дәүләт филармониясен җитәкләде. 2010 елда Мәдәни мирас булган күчемсез милекне саклау һәм куллану фәнни-җитештерү үзәге мөдире итеп билгеләнде. Гайнуллин филармония җитәкчелегеннән киткәч Башкортстан эчке эшләр министрлыгы аның бу оешмадагы финанс мутлыклары турында белдерде.

2004 елда Гайнуллин филармонияне җитәкләгән чорда Башкортстанның атказанган җырчысы Венер Мостафин филармония бинасында үле килеш табылды. Җитәкчелек тарафыннан эзәрлекләнүгә зарланган күренекле җырчының үз-үзен үтергәнлеге белдерелде.

Башкорт җәмәгатьчелеге корылтайның элекке җитәкчесе Әмир Ишемгуловны Русиядә милли телләрне мәткәпләрдән кысрыклап чыгару башлангач башкорт телен тиешенчә якламауда, башкорт телен ихтыяри укуны хуплауда гаепләде. Ул җитәкләгән чорда Башкорт корылтае икегә бүленде, корылтай уздырган җыеннарда җәнҗаллар чыкты.

XS
SM
MD
LG