Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучылар татар телен укытуда авырлыклар күрә


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

28 июнь Казанда Татартстан мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең "Заман укытучысына - заманча таләпләр" дип исемләнгән милли мәгариф секциясе эшләде. Азатлык хәбәрчесе чарада катнашкан укытучыларның фикерләрен белеште.

Чарага төрле районнардан мәгариф бүлеге җитәкчеләре урныбасарлары, методистлар, рус телле балалар белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчеләре, мәктәп мөдирләре, татар мәктәпләре һәм төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчеләре, барлыгы 330 кеше җыелды. Конференция кысаларында катнашучыларны төркемнәргә бүлеп Казан шәһәре белем оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Чараның берсе Казанның 180нче күп профильле полилингваль гимназиясендә үткәрелде. Биредә мәгариф бүлеге җитәкчеләре урынбасарларына, методистларга, татар телен өйрәнүдә мотивацияне арттыру, укучыларны кызыксындыру өчен заманча технологияләр куллану, укытучыларның һөнәри компетентлыгын үстерүдә мәктәп мөдире урынбасарының хезмәте кебек темаларга чыгышлар ясалды.

Чыгышлар тәмамлангач катнашучыларга дүрт мастер-класс һәм гимназия буйлап экскурсия оештырылды. Әлеге чаралардан соң Татарстанның мәгариф һәм фән министрының урынбасары Илсур Һадиуллин, Русия думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе шурасы рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашында пленар утырыш үткәрелде.

Укытучылар татар телен укытуда авырлыклар күрә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:49 0:00

Һәдиуллин үз чыгышында татар статусын алган балалар бакчаларында балаларны чын мәгънәсендә татарча укыту, тәрбия кылу бүгенге көндә четерекле мәсъәләгә әйләнә диде һәм моны аерым контрольга алачакларын белдерде. Шулай ук татар статуслы мәктәпләрнең урысча укытуга күчү очраклары турында да искәртте:

"Республика мәктәпләрендә бүгенге көндә 188 меңнән артык татар баласы белем ала. Аларның 35 проценты – 58 меңнән артыгы – татар мәктәпләрендә укый, моннан тыш рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар сыйныфларында укучыларның саны 11 меңнән артык, әмма кызганычка каршы, күп кенә татар мәктәпләрендә бүгенге көндә белем бирү рус телендә алып барыла. Ә бу баланың ана телендә фикерләү дәрәҗәсе кими, татар теле фән буларак яшәү өчен шартлар чикләнә дигән сүз.

Кайбер татар районнарында да, район үзәкләрендә дә, татар статуслы мәктәпләр русчага күчеп бара һәм татар телендәге дәреслекләрне сорау кими. Гомүмән алганда, ата-аналар белән, җәмәгатьчелек белән эшләгәндә, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халык белән эшләгәндә һәрвакытта кулны күтәреп, һәрнәрсәгә ризалашып һәм үз фикереңне кире кагып эшләү урынсыз. Кем үзендә булган фикереннән баш тарта, димәк аның ахыры бик яхшы булмаячак. Бу мәсьәләләрне дә сез уйлап эшләсәгез иде" диде Һадиуллин.

Форумга килгән Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 1нче санлы мәктәп мөдире Зәйтүнә Гурдина телләрне укыту канун нигезендә кергән үзгәрешләргә карамастан, авылдагы ата-аналар бер тавыштан татар телен укыту яклы булды дип әйтә:

Зәйтүнә Гурдина
Зәйтүнә Гурдина

"Безнең авылда күпчелек татарлар яши, урыс, чуваш миләтле гаиләләрдә дә татарча аралашу, тәрбияләү бара. Бу алмашынулардан соң, мәктәптә укучы 903 баланың ата-аналары арасыннан берсе дә да каршы килмичә, гаризалар язып татар телен сайладылар. Беренче сыйныфтан тугызынчыга кадәр ике дәрес татар теле һәм бер әдәбият, унынчы, унберенче сыйныфларда ике сәгать әдәбият дәресе керә."

Тукай районы Түбән Суык-су авылыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Низамова бүгенге көндә татар телен балаларга укыту шактый катлаулы дип әйтә:

Зилә Низамова
Зилә Низамова

"Укучылар һәм ата-аналар татар телен ана теле буларак сайлау алдына куелгач катлаулы проблемга дучар булдылар. Телебезне саклап калу өчен татар теле укытучыларына бик күп вазифалар йөкләнде һәм шушы вазифаларны җиңеп чыгу өчен без төрле алымнар кулланып дәресләребезне кызыклырак итеп үткәрергә тиеш булдык. Бүгенге көндә министрлык тарафыннан татар теле һәм әдәбиятын укыту өчен методик ярдәмлекләр булдыру өстендә эш алып барыла, ләкин укытучыларга бу өлкәдә тагын да күбрәк ярдәм кирәк."

Балык бистәсе Югары Тегермәнлек авылы мәктәбе мөдире Айнур Миңгәрипов, татар телен популярлаштыру өчен татар мохитен булдыру өстендә эш алып бару кирәк ди, балаларның хәзерге заманада интернетта күп вакыт утыруны күздә тотып медиа мохитне дә татарчалаштыру кирәк дип саный:

Айнур Миңгәрипов
Айнур Миңгәрипов

"Популяр кинолар, популяр әсбапларны тәрҗемә итү кирәк. Трендлардан артта калмаска кирәк, дөньяда, Русиядә нинди вакыйгалар була, барысын да татар телендә бирү кирәк. Бар җирдә дә татар телле язулар булырга тиеш, визуаль нәрсәләр татар телендә күрсәтелергә тиеш, минемчә. Шулай гына яшьләрнең, балаларның аңына татар телен сеңдерү мөмкин."

Красноярски өлкәсе Елга авылында икенче сыйныфтан башлап тугызынчыга кадәр балаларга татар теле һәм әдәбиятын атнасына берәр сәгать кенә укыталар. Шул авылдан килгән Гөлчирә Калинчук укытуның төп кыенлыкларын шул сәгатьләр саны аз булуында күрә:

Гөлчирә Калинчук
Гөлчирә Калинчук

"Менә министр урынбасары да китаплар бар, програмнар төзелә дип әйтте, ләкин бит сәгатьләр юк. Татар телен югалтмас өчен, без атнасына алты көн эшлибез. Урыслар арасында яшибез, рус теле төп тел бездә, хәзер үзебездә дә татар телендә сөйләшү авырлаша бара. Федераль база планы бар, ә аның кысаларыннан чыгып булмый, безнең өчен генә ул планны беркем дә үзгәртмәячәк бит. Өч сәгатьле вариантлар бар, әмма бездә бит татар балалары гына түгел, урыс балалары да укый, шуңа күрә өч сәгатьне тулаем татар теленә генә бирә алмыйбыз."

XS
SM
MD
LG