Accessibility links

Сиңгелдә беренче тапкыр мөселман Сабантуе узды


Сабантуй күренеше
Сабантуй күренеше

Милли бәйрәмне шул авылда туып үскән һәм төрмәдә утырып чыккан, хәзер элеке тоткыннарга ярдәм күрсәтү белән мәшгуль Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов оештырган.

Казаннан 50 чакырым ераклыкта урнашкан, Лаеш районына кергән Сиңгел авылы халкы әлләни зур диндарлык белән аерылмаса да, бу сала Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдиннең туган ягы буларак мәгълүм. Дөресрәге, аның әтисе Сафа әфәнде һәм әнисе Рәшидә ханым шунда туган, хәзер алар икесе дә мәрхүм. Ничек кенә булмасын, авылда мөселман Сабантуен үткәрү җирле халык башлангычы түгел, ә бу авыл егете "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" җитәкчесе Азат Гайнетдинов башына килә.

Азат Гайнетдинов
Азат Гайнетдинов

– Безнең авылда бу беренче шундый Сабантуй. Моңарчы бөтен җирдә кебек уза иде, киләләр, җыелышалар, эчәләр иде. Быел исә Сиңгелдә Сабантуен оештыра алмадылар, Аллаһы тәгалә шулай теләгәндер һәм авылның бер егете бәйрәм оештырырга тәкъдим итте. Мин, мөселман буларак, мөселманча ясауны теләдем. Уеннар, хәләл ризык, аракысыз, аек Сабантуе. Башлавы да үзебезчә, Коръән укып, вәгазьләр сөйләп. Бүләккә Коръән китаплары. Башта авыл дәрәҗәсендә генә ясарга исәп иде, ләкин кешеләр ишетеп алып, килә башлады. Безнең тернәкләндерү үзәге егетләре дә биредә хезмәт күрсәтә, – ди Азат Гайнетдинов.

Сиңгелдә беренче тапкыр мөселман Сабантуе узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Үзәк диния нәзарәте рәисе Таҗетдинне дә бәйрәмгә чакырганнар, әмма ул килә алмаган, авылдашларына сәлам җиткерү белән генә чикләнде. Ислам динендәге кайбер төркем вәкилләре Сабантуе берничек тә мөселман бәйрәме булырга мөмкин түгел, ул мәҗүсилектән калган, Җир-анага табыну дип ышандырырга тырыша. Сиңгелгә абыстае Лола ханым һәм балалары белән килгән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Азатлыкка әйткәнчә, бу – ялган фикер.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

– Сабантуе ул безнең гореф-гадәткә кергән, Мәрҗани хәзрәтебезнең шундый сүзе бар: "Өч әйбер бар, динебездән булмаса да, динебезне саклый. Алар гореф-гадәт, тел һәм милли кием". Алар динебезнең бер өлеше булмаса да, аларны сакласак, алар да безнең динебезне саклый. Тик кызганычка каршы, соңгы вакытларда Сабантуй ул хәрәм бәйрәмнәргә әйләнде, хәзер үзгәртергә кирәк.

Дини булмаса да, милли бәйрәмнәребез шундый булсын

Аллага шөкер, бүген аракысыз сабан туе уза, мөселманнар җыела. Дини булмаса да, милли бәйрәмнәребез шундый булсын. Сабантуе аралашу өчен бер корал булып тора, без бер-беребезне күрәбез, аралашабыз, бер-беребезгә сәлам бирәбез. Әлбәттә, шундый заман – балаларыбыз белән вакыт үткәрә алмыйбыз, шундый чаралар күбрәк булса иде. Бигрәк тә ул хәрәмсез, хәләл, безнең гореф-гадәтләребезгә каршы килми, динебезгә дә каршы килми, чөнки хәрәм юк монда, – диде Сәмигуллин.

Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясый
Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясый

Мөселман Сабантуе Коръән уку һәм дога белән башланды, мөфти хәзрәтләре халыкны тәбрикләде, вәгазьне Казанның Кабан арты мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин сөйләде. Йосыф хәзрәт тә үз чыгышында аралашуның әһәмияте вә монда Сабантуе кебек бәйрәмнең роле турында бәян кылды.

Тамашачылар алдында мөнәҗәтләр һәм дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков, Русия телеканалында узган Голос.Дети проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясадылар. 18 яшьлек Сәидәнең мөселман Сабантуенда катнашканы булмаган икән. "Оештыручылар миңа шалтыратты да, бик шатландым, шунда ук ризалаштым. Чөнки монда мөселманнар җыелды, башка Сабантуйларда кебек тәртип бозулар юк, бик күңелле" диде ул.

Сәидә Кашапова
Сәидә Кашапова

Усад авылында яшәүче Сәидә Кашапованың да мондый бәйрәмдә булганы юк. Сабантуена ул өч баласын китергән.

– Мөселман Сабантуеның нинди булырга тиеш икәнлеге мине бик кызыктырды, балаларыма бик кызык, монда балаларым белән бергә көн үткәрүгә шатбыз. Монда мөселман өммәтенең ямлелеге сизелә, бөтенебез бергә җыелышып, шундый матур, хәләл мәҗлестә катнашабыз.

Кунаклар арасында мөселман блогеры Рәсүл Тавдиряков, ислам дине тарафдарларының хокукларын яклау белән танылган адвокат Руслан Нәгыев та бар иде. Нәгыев өчен Лаеш районы ят түгел, монда ул мәхкәмә юлын еш таптый.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

– Лаеш районы мәхкәмәсендә мөселман китапларын [Эльмир Кулиев тәрҗемәсендәге "Изге Коръән тәфсире. Миһербанлы һәм Рәхимледән җиңеллек" китабы, Сәхих-Әл-Бохариның "Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышыннан хакыйкый риваятьләр" хезмәте һәм Кулиев тәрҗемәсендә чыккан "Изгеләр бакчасы", "Шәригать нигезләрен ачыклауда максатка ирешү" – ред.] дигән хезмәтләрне экстремистик дип танытуга юнәлгән эш дәвам итә. Хәл безнең өчен уңай дип саныйм, чөнки хөкемдар китапларны тикшерү өчен абруйлы экспертизага җибәрде. Хәзер нәтиҗәне көтәбез.

Сүз уңаеннан, Сиңгел Сабантуенда Лаеш район мәхкәмәсе рәисе Мәгънәви Гәрәев та бар иде. Ул зур игътибар белән ат чабышларын күзәтеп торды. Шунысы кызыклы, бу ниндидер махсус токымлы чабышкылар түгел.

– Бу элеккечә әйткәндә, колхоз атлары, мин атларны бик яратам, 75 атым бар хуҗалыкта. Сабантуй өчен түгел, алар эшлиләр. Харисов Илназ дигән егет җиңде, –диде безгә җиңүче ат хуҗасы, фермер Радик Вафин.

Сиңгелдәге Сабантуй традицион рәвештә милли көрәш белән төгәлләнде. Абсолют батыр исеменә Лаеш районының Зимняя Горка бистәсе егете Булат Хәбибрахманов иреште. Тәкәдән тыш аңа велосипед та бүләк иттеләр.

XS
SM
MD
LG