Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кремль Камил Кашаевны Башкортстан прокуроры вазифасына хупламаган


Камил Кашаев
Камил Кашаев

Башкортстан депутатлары быел март аенда раслаган Камил Кашаев Башкортстан прокуроры булмаска мөмкин. Аның республика прокуроры булуын Мәскәү хупламаган дип язалар.

Кремль Башкортстан прокуроры вазифасына тумышы белән Татарстаннан булган Камил Кашаевны расламаган. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, "Коммерсантъ-Уфа" хәбәр итә. Башкортстан парламенты - Корылтай депутатлары Кашаев намзәтен быел март аенда карап, аны прокурор вазифасына раслаган иде.

Башкортстан прокуроры вазифасы июньдә бушады. Республика прокуратурасын 2013 елдан бирле җитәкләгән Андрей Назаров Курган өлкәсенә күчерелде. Аның китүен коррупция низагы белән бәйлиләр.

Кашаев 1973 елда Татарстанда туган. Генерал дәрәҗәсен 33 яшьтә алган. Әтисе - Татарстанның атказанган юристы Алберт Кашаев, элек Алексеевски һәм Бөгелмә районнары прокуроры булган.

1995 елда Камил Кашаев Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм Азнакай районы прокуроры ярдәмчесе булып эшли башлый. 1999 елда Русия баш прокуратурасына эшкә алына. Соңгы вакытта анда идарә җитәкчесе урынбасары булып эшли иде.

2007 елда Кашаев "ЮКОС" иминлек хезмәтенең элекке җитәкчесе Алексей Пичугинга гомерлек төрмә җәзасы бирдерүгә ирешә. Пичугин биш кешене, шул исәптән Нефтеюгански мэры Владимир Петуховны үтерүгә катнашуда гаепләнеп хөкем ителде. 2012 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Пичугинны хөкем итү процессы гадел итеп оештырылмаган дигән карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG