Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия Русия һава ширкәтләренә 7 июльгә кадәр очышлар башкарырга рөхсәт итте


"Урал һава юллары" очкычы
"Урал һава юллары" очкычы

Чехия транспорт министрлыгы Русия авиаширкәтләренә Чехия шәһәрләренә очышларны тыюга карата аңлатма бирде. Әлегә 7 июльгә кадәр ике як өчен дә чикләүләр алынды.

Чехия хакимиятләре Русия һава ширкәтләренә Прага һәм Карловы Вары шәһәрләренә 7 июльгә кадәр очарга рөхсәт итте. Бу хакта Чехиянең транспорт министрлыгы хәбәр итә.

Сишәмбе иртән Русия һава ширкәтләренә Чехиягә очышлар башкаруны чикләү турында билгеле булды. Чехия ягы бу вазгыятьне Русия һәм Чехия транспорт оешмалары арасында килешү булмау белән аңлатты.

Русия транспорт министрлыгы "Чех һава юллары"ның Прагадан Себер һава киңлеге аша Сеулга очуны чикләгән. Чехия моны 1960нчы еллардан гамәлдә булган килешүләрне бозу дип санаган. Сишәмбе иртән Русия ягы Прагага 7 июльгә кадәр очышларны рөхсәт итте. Чехия моңа җавап итеп шул ук вакытка чикләүләрне алды диелә белдерүдә. Русия һәм Чехия бу уңайдан сөйләшүләрне дәвам итә.

Интерфакс чыганаклары хәбәр итүенчә, Прага Русиядән транссебер маршрутлары буенча даими рөхсәт сораган булган. Мәскәү моның өчен Русия һава ширкәтләренә өстенлекләр сораган. Әмма тарафлар килешә алмаган. Чехия хакимиятләре "паритетлык кагыйдәләреннән" файдаланып, "Аэрофлот" һәм "Урал һава юллары"ның берничә рейсына рөхсәтне гамәлдән чыгарган.

Русия транспорт министрлыгы Чехия хакимиятләрен ике ил арасында һава юллары турында килешүне бозуда гаепләде. Әмма сөйләшүләр дәвам итә дип белдерелде. Мәскәүдә мәсьәлә якын араларда хәл ителер дип өметләнәләр.

XS
SM
MD
LG