Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русия этнологлары җыелды


Пленар утырыш

2 июль Казанда Русия антропологлары һәм этнологларының XIII конгрессы ачылды. Биш көн барачак җыенда 2020 елда узачак русиякүләм җанисәп, мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнү, Русиядә тел сәясәте, чит ил ватандашларын Русиядә социаль һәм мәдәни адаптацияләү кебек темалар тикшерелә.

Русиядән, 20 ләп якын һәм ерак чит илләрдән килгән якынча бер мең галим катнашындагы конгрессның пленар утырышы 2 июль Казанның "Уникс" тамаша залында үтте.

Пленар утырышны Татарстанга, Казанга мактау сүзләре яудырып Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков алып барды. Бер уңайдан ул җыенга "Казанның 1000 еллыгы" медален тагып килүен дә әйтеп үтте.

Рәсми өлештән соң конгресста пленар чыгышлар башланды.

Казанда Русия этнологлары җыелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

"Русиянең полиэтник киңлегендә ватандашлык үзаңы динамикасы" дигән чыгыш ясаган Мәскәүдәге милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева Русия үзаңы темасы этнологларның игътибарын көннән-көн ныграк җәлеп итә дип белдерде.

Леокадия Дробижева
Леокадия Дробижева

"Моны аңларга да була, безнең Русия үзаңы ул күп катлы. Бу үзаң кәгазьдә генә калмыйча киң катламга таралсын өчен вакыт узу кирәк иде. Һәм бу вакыт узды. Без кешеләрнең аңына бары тик җәмгыять тарафыннан кабул ителә ала торган идеологияне генә кертә алабыз", дип җиткерде Мәскәү галимәсе.

Аның сүзләренчә, Русия үзаңы этник үзаңны алмаштырмады. Этник үзаң хәзер дә тотрыклы булып кала бирә.

Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге уздырган тикшеренү нәтиҗәләре
Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге уздырган тикшеренү нәтиҗәләре
Кырым вакыйгалары кешеләрнең үзаңын күтәрде, ә кешеләр моның өчен түләргә туры киләчәген аңлагач үзаң төште

"Этник үзаң өчен мәдәният, тел, тарихи вакыйгалар мөһим роль уйный. Татарстанда алып барылган этник үзаң белән беррәттән ватандашлык үзаңының да нык булуы күренә. Татарстанда Русия төбәкләре белән чагыштырганда үзаң күпкә ныклырак. Һәм бу милли республикаларда да үзен сиздерә. Әйтик Башкортстан, Омски, Калининград, Якутияне әйтеп үтә алам. Әмма мин бу үзаңның үзгәрүен дә әйтер идем. Мисал өчен, Кырым вакыйгалары кешеләрнең үзаңын нык кына күтәрде, ә аннан кешеләр моның өчен бераз түләргә туры киләчәген аңлагач үзаң төште. Без моңа әзер булырга тиеш", дип чыгышын дәвам итте ул.

Дробижева Русия үзаңы безгә ни өчен кирәк, дигән соравын үзе үк җаваплап, без кешеләрнең тагын да толерант булуын телибез, дип ассызыклады.

Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге уздырган тикшеренү нәтиҗәләре
Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге уздырган тикшеренү нәтиҗәләре

Чыгышының ахырында Дробижева, без һәрберебез ирекле булырга телибез, без бергә булабыз икән, һәрберебез көчлерәк булачак, диде һәм сүзләрен татарчалап, "Бергә бергә, гомергә" дип тәмамлады.

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә, монда татарлар гына утырмый дип, Дробижеваның соңгы сүзләрен залдагыларга урысчага тәрҗемә итеп бирде.

Пленар утырышта түрәләр
Пленар утырышта түрәләр

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире урынбасары Марина Мартынова үз нотыгын Русия халыкларының тел төрлелеге һәм мәктәптә белем алу проблемнарына багышлады.

"2018 елның августында Русиядә мәктәп балаларына һәм аларның ата-аналарына туган телне сайлап алу хокукы биргән канун үз көченә керде. Бу канун өлгесенең беренче вариантына күп кенә республикалардагы хакимият һәм җәмгыять каршы чыкты. Дискуссияләр әле дә дәвам итә.

Марина Мартынова
Марина Мартынова

Милли активистларның күпчелеге телләрне өйрәнүне ихтыярига калдыру халыкларның телләрен өйрәнүгә зыян итәчәк дип санады. Җирле элита һәм республикаларның этномилли интеллегенциясе Мәскәү гамәлләрен миллителләрнең статусын кысрыклау дип кабул итте", дип белдерде Мартынова.

Тел факторы сәяси көрәштә, шул исәптән электоратны җәлеп итү өчен кулланыла

Аның сүзләренчә, тел - теләсә кайсы халыкның тарихында һәм мәдәниятендә бик зур роль уйный. "Тел булмаса, халык та булмый дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Шулай итеп, тел - халыкның үзаңы белән бәйле һәм аның маркеры булып тора. Тел факторы актив рәвештә сәяси көрәштә, шул исәптән электоратны җәлеп итү өчен кулланыла. Тел сәясәте өлкәсендә теләсә нинди үзгәреш иҗтимагый резонанс китереп чыгара" дип җиткерде Мартынова чыгышын тәмамлап.

Этнология һәм антропология институты җитәкчесе, академик Валерий Тишков Азатлыкның сорауларын җаваплап, хәзер Русиядә алып барылган милли сәясәттән канәгать булуын әйтте.

Валерий Тишков
Валерий Тишков

Русиядә 2001 елдан башлап ачык конфликтлар юк. Күптән түгел ингуш-чечен чиге буенда булган вакыйгалар ул территория темасындагы бәхәсләр генә, диде.

Ни өчен Русия Украина, Балтыйк буе республиикаларында урыс телле кешеләрнең мәнфәгатьләре кысыла дип күрсәтергә тырыша, ә Русиянең үзендәге милли республикаларда яшәүче халыкларның хокуклары кысылуны ни өчендер күрмәмешкә салыша, дигән сорауга Тишков, монда охшашлык күрмим, дип җаваплады.

Мин Русиядә алып барылган милли сәясәттән канәгать

"Әйтик, Татарстанда татар теле дәүләт теле, урыс теле исә Украинаның көнчыгышында һәм Донбасста дәүләт теле булып саналмый, региональ статус бетерелде. Шуңа күрә вазгыять бу очракта төрле.

Мин соңгы 25 елда татар теле һәм татар мәдәнияте элементларын кире кайтару "грандиоз" булды дип әйтер идем. 1992 елда, министр булган вакытта, Казан урамнарында татарча сөйләшү ишетелми иде, кайбер татарча җырлар гына ишетелә иде, ә сез тагын ничек телисез", дип сорады ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Азатлык хәбәрчесенең, "бүген Казанда татар мәктәпләре бар булып саналса да, чынлыкта тулысынча татар телендә белем бирүче бер генә мәктәп калды, татар телендә дәреслекләр эшләнми, ФГОСлар урысча, БДИ урыс телендә тапшырыла", дигән соравына, "бу яктан хәзер кайбер тырышлыклар күрелә" дисә дә, сорауны тулысынча җаваплап бетермәде, китәргә ашыкты.

Конгресс чәршәмбе эшен дәвам итә. 3-5 июль көннәрендә 66 тематик секция утырышлары үтә. 5 июльдә конгресс эшләренә нәтиҗә ясалачак. Конгрессның ябылышында академик Валерий Тишковның лекциясе каралган.

фикерләр (14)

XS
SM
MD
LG