Accessibility links

Кремль су асты көймәсендәге һәлакәт турында мәгълүматның сер булуын белдерде


"Лошарик" дип фаразланган су асты көймәсе фотосы
"Лошарик" дип фаразланган су асты көймәсе фотосы

14 диңгезче янып үлгән су асты көймәсенең төре дә, хәрбиләрнең нинди бирем үтәгәне дә әйтелмәячәк.

Русия хакимияте 1 июльдә су асты көймәсендә 14 диңгезче һәлак булуы белән бәйле мәгълүматлар сер булып сакланачагын белдерде. Су асты көймәсенең төре аталмаячак. Моннан тыш, диңгезчеләрнең нинди бирем үтәгәнлеге дә ачыкланмаячак. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Пексков белдерде дип яза "Интерфакс".

Шул ук вакытта Баренц диңгезендә булган казада Петербур офицерлары һәлак булы әйтелде. Бу хакта шәһәр губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Беглов үзенең блогында хәбәр итте.

  • Янгын 1 июльдә чыкты, әмма бу хакта сишәмбе генә билгеле булды. Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, диңгезчеләр диңгез төбен өйрәнү аппаратында янгын вакытында чыккан газдан агуланып үлгән.
  • Кайбер матбугат чаралары мәгълүматынча, сүз "Лошарик" дип йөртелгән АС-12 атом су асты көймәсе турында барырга мөмкин. Рәсми версиягә караганда, кораб океаннарны өйрәнү өчен төзелгән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ул диңгез төбендәге объектларда, мәсәлән, элемтә чыбыкларында һәм башка урыннарда диверсия өчен кулланыла.
  • Атом су асты көймәсе Совет берлеге вакытында ук төзелә башлаган, әмма суга 2003 елда гына төшерелгән. Ул беркайчан да фотоларга эләкмәгән һәм медиа бәяләвенчә, Русия флотында иң яшерен һәм иң кыйбатлы проект булып тора.
  • Казаның вакыты һәм урыны да әйтелми. "Северопост" басмасы язуынча, Кола култыгында балык тотучы браконьерлар көймәнең су өстенә калыкканын күргән. Алар сүзләренчә, дүшәмбе сәгать 21:30 тирәсендә диңгез өстенә зур су асты көймәсе күтәрелгән, аның янына хәрби кораб һәм ике буксир килгән.
  • Саклану министры Сергей Шойгу экпиажның бер кешесе исән калган диде. Аның сүзләернчә, хәрбиләр янгын чыккан бүлектән сивил сәнәгать вәкилен чыгарган, аннары люкны ябып куйган һәм ахырга кадәр янгынга каршы көрәшкән.
  • Элегрәк Владимир Путин һәлак булучы 14 диңгезченең икесе Русия каһарманы, җидесе I ранглы капитан булган диде.
XS
SM
MD
LG