Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйлметдинов: Яңа федераль стандартларда уку програмнарының барысында да туган тел дәресе булачак


Илдар Гыйльметдинов
Илдар Гыйльметдинов

Дума депутаты Илдар Гыйльметдинов ана теле фәне уку програмнарының барысына да керергә тиеш дип саный. Хәзер кулланылышта булган федераль стандартлар кысаларында 1нче һәм 2нче уку планында туган тел дәресләре каралмаган, Русиядәге күпчелек мәктәпләр шушы уку планнары нигезендә укыта.

Русиянең федераль дәүләт мәгариф стандартларының (ФГОС) яңасы әзерләнә. Әлеге документ нигезендә уку програмнарының барысында да туган тел дәресе булачак. Бу хакта Казанда барган Русия антропологлары һәм этнологлары конгрессында 3 июль көнне узган "Русиядә һәм дөньяда тел вәзгыяте һәм тел сәясәте" дип аталган секциядә Русия думасы депутаты, думаның Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов сөйләде.

Аның сүзләренчә, ана теле фәне уку програмнарының барысына да керергә тиеш, югыйсә туган телне сайларга мөмкинлеге булмаган балаларның конституцион хокуклары бозыла. Хәзер кулланылышта булган федераль стандартлар кысаларында 1нче һәм 2нче уку планында туган тел дәресләре каралмаган, һәм милли республикалардан тыш, илдәге барлык мәктәпләрдә дә диярлек нәкъ шушы уку планнары нигезендә укыталар.

Гыйлметдинов шулай ук республикалар дәүләт телләрен укытырга мөмкинлек бирүчен програмнарның һаман булмавын да әйтеп китте. Туган телләрне саклап калырга теләсәк, туган телләрне укытуны балалар бакчаларына да кертергә тиешбез, чөнки бала бөтен әйберне биш яшеннән үк өйрәнә, дип тә ассызыклады депутат.

Гыйлметдинов хәзерге вакытта кулланылышта булган стандартларның туган телләрдән имтихан бирүне күздә тотмавына да кәнәгатьсезлек белдерде. "Математика, физика, химиядән имтиханнар бар, ә туган телләрдән бернинди дә йомгаклау аттестацияләре юк", диде ул.

Мәктәпләргә "дәүләт теле" предметын да кире кайтарырга кирәк, дип саный Гыйлметдинов. "Катнаш гаиләләрдән булган ата-аналарның кайберләре баласына сигез сәгать рус теле җитә, балага үзләре яшәгән җирлекнең телен өйрәтергә телибез, диләр. Бу дәүләт теле, тик ул безнең програмда юк. Ата-аналар сорыйлар, таләп итәләр", диде ул.

Гыйлметдинов сүзләренчә, ата-аналарның белем бирү барышына катышырга һәм мәктәптә уку планы урнаштырырга хокуклары юк. "Ата-аналарның уку планын сайлауга бер катнашлары да юк! Һәм гомумән, алар бу процесска керергә тиеш түгел. Алар мәктәпне сайлау хокукына ия, ә мәктәп уку планын үзе куя. Ата-аналар шулай ук баласы укырга тиешле туган телне сайларга хокуклы", дип аңлатты ул.

Депутат, моннан тыш, укучының туган телендә имтихан бирергә хокукы канун нигезендә беркетелергә тиеш, диде. "Андый канунны кабул итеп була, ләкин безнең белем бирү системасы аңа әзер түгел. Әгәр бу проблемны хәл итә алсак, алга таба бара алачакбыз", дип өстәде ул.

Гыйлметдинов югары уку йортларына туган телен белүче балаларга БДИ нәтиҗәләренә 5тән алып 10га кадәр өстәмә балл бирергә тәкъдим итте. Мисал итеп ул ГТО нормаларын үтәүне китерде – ГТО тапшыручыларга БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар бирелә.

2 июльдә Казанда Русия антропологлары һәм этнологларының XIII конгрессы ачылды. Биш көн барачак җыенда 2020 елда узачак русиякүләм җанисәп, мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнү, Русиядә тел сәясәте, чит ил ватандашларын Русиядә социаль һәм мәдәни адаптацияләү кебек темалар тикшерелә.

XS
SM
MD
LG