Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея тоткарланган Австралия студентын иреккә җибәргән


Алек Сигли Төньяк Кореядә укыган, ил буенча туристик сәфәрләр оештырган. Июнь азагында ул элемтәгә чыкмый башлаган. Хәзерге вакытта ул иреккә чыгарылган.

Австралия студенты Алек Сигли Төньяк Кореядә тоткарланганнан соң иреккә чыккан. Моның хакта Австралия парламенты утырышында илнең премьер-министры Скотт Моррисон белдерде.

Аның сүзләренчә, студент Төньяк Кореядәге Швеция илчелеге хезмәткәрләре ярдәмендә иреккә чыгарылган (Австралиянең Төньяк Кореядә үз илчелеге юк). "Ул Төньяк Кореядән китеп барды, барысы да яхшы", диде Моррисон. Сиглиның кулга алыну сәбәпләрен ул әйтмәде.

Сигли үзе журналистларга "минем белән барысы да яхшы", дип белдерде.

Алек Сигли югалуы турында июнь азагында билгеле булды, ул туганнары белән элемтәгә чыкмый башлаган. Австралия студенты Төньяк Кореядә укый иде, ул ил буйлап туристик сәфәрләр оештырган. Сигли еш кына көнбатыш медиа чараларына әңгәмәләр биргән, ул Төньяк Кореядә яшәүне уңай бәяләгән.

2016 елда Төньяк Корея АКШ студенты Отто Уормбирны хөкем иткән. Уормбир Төньяк Кореягә турист булып килгән булган һәм Пхеньян кунакханәсеннән пропаганда кәгазен урлаган булган. 2017 елда ул АКШка вегетатив халәттә кайтарылды, шуннан соң бер атнадан вафат булды. Төньяк Корея аның ботулизм белән авырганын һәм мәрткә китүен белдерде.

XS
SM
MD
LG