Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсе татар җәмәгатьчелеге Миңнехановтан Татарстан мәдәният министрын алыштыруны сорый


Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова

Бер төркем зыялы Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге тирәсендәге хәлләргә борчылу белдереп, Татарстан президентыннан Татарстан мәдәният министрын алыштыруны, үзәккә элекке җитәкчене һәм коллективны кайтаруны сорый.

Төмән өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык мөрәҗәгать белән чыкты. Алар Татарстан мәдәният министрлыгында, Традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә соңгы арада барган үзгәрешләр Казан белән Себернең уртак хезмәттәшлеген өзә алуы, мәдәнияткә зур зыян сала алуына борчылу белдерә. Мөрәҗәгать тексты Азатлык редакциясендә бар.

"Нефтьче Ирада Әюпованың мәдәният министры буларак үз бурычларын аңламавы сәбәпле туган каршылыклар нәтиҗәсендә Фәнзилә Җәүһәрованың үзәк җитәкчелегеннән китәргә мәҗбүр булуын, яңа килгән җитәкче – күн эшләре белгече Алсу Мифтахованың җайга салынган, еллар дәвамында чарланган эш юнәлешләрен тар-мар итеп, үзәкне үзе дә белмәгән юлга борып җибәрүе нәтиҗәсендә танылган 18 белгеч-хезмәткәрнең, олпат галимнәрнең эштән китәргә җыенуын без милли фаҗига, милли мәдәниятебезне ачыктан-ачык юк итү, Татарстан белән Төмән арасындагы мәдәни багланышларны өзү хәрәкәтенең башлануы итеп кабул иттек", дип яза мөрәҗәгать авторлары.

Төмән өлкәсе зыялылары фикеренчә, әлеге хәлләр – "мәдәният министры Ирада Әюпова эшчәнлегенең аянычлы нәтиҗәсе". Шуңа бәйле алар Татарстан президентыннан "Әюпова урынына мәдәният министры итеп лаеклы белгечне тәгаенләү"не сорый. Моннан тыш мөрәҗәгать авторлары Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчелегенә Фәнзилә Җәүһәрованы кайтару, үзәкнең барлык хезмәткәрләрен урыннарында калдыруны сорыйлар.

Төмән өлкәсе зыялылары Фәнзилә Җәүһәрова җитәкләгән үзәк белән Төмән җәмәгатьчелеге хезмәттәшлегенең аеруча нәтиҗәле булуын искәртә. Үзәк оештырган "Түгәрәк уен" фестивальләренең татарлар тормышын, мәдәни үсешне җанландырып җибәрүе, яңа фольклор төркемнәрен барлыкка китерүе турында әйтелә. Фәнзилә Җәүһәрова мөрәҗәгатьтә "югары дәрәҗәдәге фольклор белгече, галимә" буларак бәяләнә, аның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Моннан тыш үзәктә әзерләнгән 4 томлык "Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре" антологиясе дә телгә алына, ул "себертатарларны дөньяга танытты, бөтен төрки дөнья аны зур вакыйга, кадерле бүләк итеп кабул итте" дип тасвирлана.

Татарстан президентына мөрәҗәгатьне Төмән өлкәсенең 17 зыялысы имзалаган. Алар арасында Төмәннең казан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бибинур Сабирова, өлкә себертатарлар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәүзия Марганова, Төмән дәүләт университеты профессоры Гөлсинә Ниязова, Төмән Җәмигъ мәчете идарәсе рәисе Галимҗан Бикмуллин, Төмән татар мәдәният үзәге мөдире вазифаларын башкаручы Зөлфинә Миңнебаева һәм башка җәмәгать эшлекләре, галимнәр, оешма җитәкчеләре бар.

2002 елдан бирле Татар фольклоры үзәген җитәкләгән Фәнзилә Җәүһәрова 2019 елның март аенда вазифасыннан китте. Ул эштән мәдәният министры Ирада Әюпова белән килешә алмау сәбәпле китүен сөйләде, мәдәният министрын компетент булмауда гаепләде.

Соңгы атналарда үзәкнең дистәләгән хезмәткәре эшләреннән китү гаризаларын язды. Алар яңа билгеләнгән җитәкче Алсу Мифтахованың эшли алмаслык шартлар тудырганын белдерде, яңа җитәкчелекнең эш асылын аңламавын әйтте.

XS
SM
MD
LG