Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фольклор үзәгеннән унөч белгеч китә. "Яңа җитәкчедән уңмадык"


Казан кирмәнендә "Түгәрәк уен" фестивале, 5 август 2017
Казан кирмәнендә "Түгәрәк уен" фестивале, 5 август 2017

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән 13 кеше китү турында гариза язган. Алар арасында фәнни хезмәткәрләр, журналистлар, програмчы, дизайнер, архив, бухгалтерия хезмәткәрләре дә бар. Азатлык сораштырган белгечләр бу фольклор үзәгенең эшчәнлеген туктатачак дип борчылу белдерде.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татарстан мәдәният министрлыгы каршында 2008 елда оешты. Аны шушы елның мартына кадәр галимә, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова җитәкләде. Үзәк берничә бүлектән тора: фәнни, методик, бәйрәмнәр оештыру, редакция. Үзәк тарафыннан Сабантуй бәйрәмнәрнең тәртипкә китереп, аның төп уеннары, традицияләре нинди булырга тиешлеге Русия төбәкләрендәге оештурычыларга укытудан башлап Русиякүләм дәрәҗәсенә менгән "Түгәрәк уен" татар фольклор фестивален уздыруга кадәр оештырылды. Татарстанда башка халыкларның рухи мәдәният үрнәкләрен җыю белән шөгыльләнгән үзәк татар мирасын барлауга, популярлаштыруга зур өлеш кертте. Биредә эшләүчеләрнең гомум саны 59 кеше. Шуларның 13е китү турында гариза язган.

Март аенда җитәкче Фәнзилә Җәүһәрова вазифасыннан китте. Ул моны арыдым, фәнни эшләр белән шөгыльләнергә вакытым күбрәк булыр дип аңлатса да, чынында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән уртак тел таба алмау сәбәбе булган. Яңа җитәкчелек фәнни һәм методология бүлекләрен бергә кушу һәм гомумән фольклор үзәген яңадан кору дигән карар белән килешмәгән. Башта җитәкчелелек киткән булса, хәзер Фәнзилә Җәүһәрова астында эшләүчеләр бер-бер артлы китә. Азатлыкка белдерүенчә, алар фольклор үзәгенә билгеләнгән Алсу Мифтахова идарәсе белән канәгать түгел.

Фольклор үзәгенең фәнни бүлегеннән дүрт фәнни хезмәткәр гариза язган. Алар барысы да яңа җитәкчелекне фәнни эшчәнлекне аңламауда гаепли. Алар сүзләренә караганда, министрлык җитәкчелеге фольклор үзәгендә эшләүче галимнәр үз эшен тиешенчә башкармый, куелган планны үтәми, эшкә йөрми һәм гомумән аларның эшчәнлеге Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтын кабатлый дип саный. Галимнәр моның белән килешми.

Фәрит Йосыпов
Фәрит Йосыпов

Фольклор белегече, галим Фәрит Йосыпов эшләгән фольклор үзәгендә Марсель Бакиров, Тәлгать Галиуллин кебек олпат галимнәр штатта санала. Алар барысы да өлкән яшьтә һәм барысы да зур китапханә белән эш итә. Мондый бай китапханә фольклор үзәгендә юк һәм кысан бүлмәдә берничә кеше утырып бернинди дә фәнни хезмәт язып булмаганга галимнәр эшен өйдә башкара дип сөйләде ул Азатлыкка.

Эштә шартлар юк, бүлмәләр кысан, компьютер, китапханә юк

"Канун нигезендә без эшкә, әлбәттә, көн саен йөрергә тиеш. Ләкин анда шартлар юк, бүлмәләр кысан, кулланырлык компьютерлар юк, галимнәр өчен кирәк булган әйбер – китапханә юк. Без нигә өйгә ябышабыз – безнең китапханәләребез өйдә, хәтта Казан федераль университеты китапханәсендә мондый китаплар юк. Без бу китапларны ничек, эшкә күтәреп барабыз да, эштән алып кайтабызмы?

Эшкә бару, эштә көнозын булу – табигый әйбер, ләкин шарт булмау сәбәпле нишлибез инде. Марсель Бакировның материалларның 200 папкасы бар, шул 200 папканы гына түгел, 4-5 папканы да эшкә ташу авыр, чөнки аңа 85 яшь. Ләкин без продукция җитештерәбез бит, безнең кебек китаплар язучы тагын кайда бар?

Ике якның да аңлашуы кирәк. Җитәкчелек менә сезгә бүлмәләр, менә яхшы компьютер, дисә, сүз дә чыкмас иде. Моны утырып хәл итеп була бит. Марсель Бакиров, Тәлгать Галиуллин, мин – барыбыз да танылган кешеләр, безгә ышанып була, һәм бу юнәлештә безнең кадәр татар фольклорын өйрәнүче татар галимнәре юктыр.

Тел, әдәбият, сәнгать институты белән эшчәнлек кисешә дигән фикер хаталы. Аларның үз юнәлеше бар, алар татар теле, әдәбиятын өйрәнә. Бездә исә культурология юнәлеше, этнография эше. Әйтик, мин Себер татарларын өйрәнәм, Ибраһимов институтында Себер татарларының рухи мәдәнияте юнәлешендә бер генә хезмәт тә юк. Татарларның рухи дөньясын өйрәнүгә тема җитмиме? Җитәкчелек ачык итеп әйтте: без юнәлешне үзгәртергә тиеш. Ничек? Бу ни дигән сүз соң? Татар фольклоры өйрәнелүе дәвам итәргә тиеш. Тар-мар итү кирәкми", дип сөйләде галим Азатлыкка.

Дамир Габдрахманов
Дамир Габдрахманов

Татар музыка кораллары белгече, фольклор үзәгенең фәнни хезмәткәре, галим Дамир Габдрахманов Алсу Мифтаховага фәннең үсеше кирәкми, шуңа безнең максатлар аерыла, дип сөйләде Азатлыкка. Ул да гариза язып фольклор үзәгеннән китә һәм яңа җитәкчелекне татар фольклоры үсешенә аяк чалуда гаепли.

"Яңа җитәкче килде һәм үзәккә фән кирәк түгел дип әйтте. "Сез бик озак китап язасыз", диделәр, "китап 5 ел дәвамында язылмый, бер ел да җитә" диделәр. Хәтта ВАК мәкаләләре елына 3 тапкыр язылырга тиеш. Фән докторлары аңлатып карады: ВАК мәкаләләрен елына бер язсаң, бу да зур уңыш санала. Әмма җитәкче моны ишетми. Бездән атна саен хисап таләп итә башладылар. Хәтта атна саен гына түгел, көн дәвамында нәрсә эшләү турында языпмы, сөйләпме бирергә кирәк диелде.

Мин үзем фәнни бүлектә фәнни хезмәткәр булып эшләдем. Һәрбер фәнни хезмәткәрнең гыйльми утырышта расланган еллык планы бар. Анда башкараласы эшләр, конференцияләрдә, фестивальләрдә, төрле жюриларда катнашу, китапханәләрдә, архивларда үз темаң юнәлешендә эш алып бару турында язылган. Шулай ук без төрле проектларда катнашабыз, дисклар, методик кулланмалар, китаплар чыгарабыз. Әмма җитәкчелеккә бу эшләр никтер кызык түгел, алар аннан канәгать түгел. Һәр фәнни хезмәткәр ел дәвамында өч мәкалә чыгарырга тиеш, без аны үти идек. Һәр гыйльми утырышта без башкарган эшләр турында хисап биреп бардык. Безнең үзәк зур фәнни институтлар алып бара торган эшләр башкарды.

Алсу Мифтахова – дилетант, ул фәнне, фольклорны белми һәм белмәячәк тә

Мондый үзәкне бетерү министрлык ягыннан татар халкына – вәхшилек. Безнең һәрбер хезмәткәр үз юнәлешендә зур белгеч, янып эшләп йөри торган кешеләр. Кая да булса барасы булса эш өчен үз машиналары белән чыгып китәләр. Авылларда яшәүче өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат туплыйлар. Ул өлкән буын кешеләре инде акрынлап китеп баралар һәм тиздән безнең гореф-гадәтләр турында яңа мәгълүматлар туплап булмаячак. Имеш, без Тел институтын, мәдәният университетын кабатлыйбыз. Фәнни хезмәткәрләр яңа җитәкчегә кәгазьләр алып кереп башка бер җирдә дә мондый эшчәнлекнең булмаганын аңлаттык. Бездәге һәр аерым тема – кабатланмаган, индивидуаль темалар. Бүгенге көндә авыл бетеп бара, халык гадәтләре, халык бәйрәмнәре – алтыннан да кыймәтлерәк. Бу безнең мирасыбыз, бу – халыкның дәвамы. Бу бәйрәмнәр, йолалар фәнни эш белән бергә булмаса, безнең киләчәгебез юк. Алсу Мифтахова – дилетант, ул тире һәм күн эшкәртү юнәлешен бетергән кеше һәм ул фәнне, фольклорны белми һәм белмәячәк тә.

Без аңлыйбыз: аны бу вазифага өстән куйганнар, бу – министрлык тарафыннан зур хата. Фольклор үзәге башта көчсезләнер, аннан таркалыр һәм бу татар дөньясына зур югалту булачак", дип сөйләде Дамир Габдрахманов.

Гөлназ Гыйлемҗанова
Гөлназ Гыйлемҗанова

Фәнни бүлек хәзмәткәре Гөлназ Гыйлемҗанова җитәкчелек алмашынганнан бирле фольклор үзәгендә ыгы-зыгы бара, бу махсус үзәкне юк итәр өчен эшләнә дигән хис туа дип сөйләде Азатлыкка. Ул да эштән китү турында гариза язган.

"Заманында иҗат белән кайнаган, зур энтузиазм белән зур эшләр эшләгән коллектив иде. Хәзер бөтен эш план-отчет тутыру, кәгазь боткасына әйләнде. Фәнни эшнең узенчәлекләре белән таныш булмаган, халыкара конференцияләрдә катнашкан фәнни хезмәткәрләрне кондуктор урынына йөртүче, әйткән сүзләренә җавап бирмәгән җитәкче белән эшләве бик кыен.

Хезмәтләре бөтен дөньяда билгеле булган олы галимнәребезгә карата барлыкка килгән мөнәсәбәт тә җитәкчелекнең милли мәдәният, фән өлкәсендә эшләгән кешеләр белән никадәр сак эш итәргә кирәклеген аңламавы турында сөйли. Аның өчен дә йөрәк әрни.

Бу фольклор үзәген тарату өчен махсус эшләнә дигән хис туа

Борынгы җыр-моңнарыбызны, үзенчәлекле гореф-гадәтләребезне белгән апа-абыйлар көннән-көн китә бара. Бу санаулы елларны абсурд дәрәҗәсенә җиткән минут санауга түгел, конкрет эшләргә багышлыйсы иде. Ә алар үзәктә аз түгел иде. Моңарчы фәнни бүлектә уздырылган халыкара дәрәҗәдәге фәнни конференцияләр, галимнәрнең төн йокысын калдырып язган һәм бер-бер артлы дөнья күргән саллы хезмәтләре аларның зур абруе турында сөйли.

Бер фәнни хезмәте булмаган, тузан ерып экспедицияләрдә йөрмәгән җитәкче ничек итеп фольклорчы-професорлар белән җитәкчелек итә алсын икән? Вазгыятьнең абсурдлыгы шуннан башланмый микән? Бу фольклор үзәген тарату өчен махсус эшләнә дигән хис туа", диде ул.

Фольклор үзәге каршында чыгучы "Түгәрәк уен" журналы 2011 елдан бирле өч айга бер тапкыр нәшер ителә. Редакция эшен 4 кеше кеше алып барган, алар барасы да китү турында гариза язган. Мөхәррир Илсөяр Ихсанова Азатлыкка басма хезмәткәрләре, журналистларның эшчәнлеген концлагерь шартларына кертүгә риза булмыйча китте дип аңлатты. Ул журналның киләчәге өчен борчылып китәбез дип фикерләре белән бүлеште.

Илсөяр Ихсанова
Илсөяр Ихсанова

"Без ни өчен киттек? "Түгәрәк уен" фестивале бар иде, матур, кызыклы, файдалы бәйрәм. Халыкның рухын, әле халыкка чыкмаган байлыкны тагын ничек үстерик дип уйланып, без бу журналны чыгарырга булдык, юк җирдән булдырдык. 2011 елдан бирле эшләдек, басманы бала кебек тудырдык.

Фәнзилә Җәүһәрова акча тапты, юнәлеш кенә бирә иде. Ул эштән киткәч, яңа җитәкчелек килде. Ул үз кешеләре белән килде, яңаларны алды. Бездә гомуми җыелыш та, танышулар да булмады, бу нинди кешеләр, алар бездән нәрсә тели, аларда нинди вазифа булачак – бер сорауга да җавап булмады.

Ни өчендер алар үзләрен шулай тота башлады: без ниндидер җинаятьче сыман, алар безнең өстән "карательный орган" кебек. Без эштә булмаган вакытта безнең бүлмәгә килеп, кемдер компьютерларыбызны актарганы да ачыкланды. Моны без җыештыручы ханымнан гына белдек. Җитәкчелек журнал тотып, кем эштә – кем эштә түгел, ничә минутта кая киттең – шуларны яза башлады. Сәгать ничәдә кергәнеңне, ничәдә чыкканыңны язып барырга дип шарт куелды. Атна ахырында нәрсә эшләгәнең хисап бирергә мәҗбүр иттеләр. Журналист каядыр бара икән, җитәкчедән сорап, ничә сәгать, ничә минут кайда булганыңны әйтергә тиеш диелде. Бу мәсьәләләр белән без килешмибез, журналист редакциядә генә утырып эшли алмый.

Без бу мәсьәләне, хәлләрне Алсу Мифтаховага аңлатып карадык. Иҗади эштә рухланып эшләргә кирәк, без үзебезне шулай хис итәбез дип әйттек.

Монда кирәксез кешеләр, үзебезне артык итеп хис итәрлек дәрәҗәдә түгелбез

Редакция дизайнеры бар иде, ул үз вакыты белән килеп эшли иде, бик тиз, оста башкара эшне. Ничә еллар килешеп эшләдек. Аның акчасы да бәләкәй иде. Ул журналдан тыш үзәкнең эшен дә эшли иде. Алсу Мифтаховага бу ошамады, график нигезендә эшлисез, диде. Алайса хезмәт хакын арттырыргыз дигәч, низаг купты. Безгә әйтмичә дә, киңәшләшмичә дә, дизайнерыбызны эштән чыгардылар. Аның урынына ике студент кыз китерелде, татарча белмиләр. Уку белән бергә ничек 9дан кичке 6га кадәр эшләргә җыенасыз дип сорагач, "анысын үзебез хәл итәбез, өйдән эшләрләр" диделәр. Димәк, безгә, безнең кешеләргә болай эшләргә ярамый, аларга ярый булып чыкты. Икеле стандарт, ялган бит бу. Монда кирәксез кешеләр, үзебезне артык итеп хис итәрлек дәрәҗәдә түгелбез. Һәрхәлдә, мондый гына хезмәт хакына эш табарбыз дип уйлыйм. Журнал эшен кемгә тапшырасы, алга таба нәрсә эшлиячәкләр, ул турыда әйткән кеше юк", диде ул.

Илсөяр ханым "Түгәрәк уен" журналы гына түгел, гомумән фестивальнең дә киләчәге өчен борчыла. Министрлыкта татар фольклорына кирәкмәгән калдыкка, искелеккә кебек караш бар, диде ул Азатлыкка.

Министр Ирада Әюпова белән очрашмадык, моннан мәгънә күрмим мин. Мифтахова – Ирада ханым китергән кеше. Алсу ханым килгән чакта, ул бөтен кеше белән аерым танышып чыккан иде. Безнең аерым сөйләшү булмады, планеркаларда гына аралаштык. Аның "журнал миңа ошый" дигән сүзе безгә килеп җиткән иде, шуңа сөендек, димәк, уртак тел табачакбыз, бергәләп эшли алачакбыз дип уйладык. Әмма әнә ничек килеп чыкты. Рух бетте, алга таба эшләү мөмкин түгел.

Фәнзилә Җәүһәрва җитәкче, фольклорны яратучы буларак, традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә – үз урынында иде. Ул галимә, фольклорны биш бармагы кебек белә, халыкны ярата, рухлы, яхшы оештыручы – бу урында шундый кеше эшләргә тиеш.

Фольклорга искелек калдыгы дип карарга ярамый!

Шунысын да әйтим, җитәкчелек тарафыннан җыелышларда хәзер еш кына "Түгәрәк уен" фестивале турында ниндидер кимсетүле караш бар. Бу да йөрегемне бик нык яралады. Бу – татарларны, этник төркемнәрне берләштергән зур чара. Әлеге фестивальдә оешкан ансмабльләр үзләре дә аерым хәрәкәтләр башлаганнар. Мисал өчен, Пермь ансамбле "Түгәрәк уен" фестивале өчен оешкан булса да, хәзер алар үзләре экспедицияләр оештыра, Барда татарлары костюмнарын өйрәнәләр, башка костюмнарны торгызалар, беркем белмәгән биюләрне чыгаралар – күп зур эш ясадылар. Бу да "Түгәрәк уен"нан башланган хәрәкәт. Бүгенге көндә фольклорга шулай, искелек калдыгы дип карарга ярамый!”, дип сөйләде Илсөяр ханым.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең мөдире Алсу Мифтахова "Татар-информ" агентлыгына бу вазгыять турында аңлатма биргән. Аның фикеренчә, штат берәмлекләре 59, ә эшкә килеп йөрүчеләр саны 27 кеше дип ачыкланган, килешү нигезендә дистанцион рәвешле эшләү каралмаган.

"Иҗат кешесенең эш урынында гына утыра алмавын яхшы аңлыйм, алардан кайда булулары турында белгертеп торуларын гына сорадым. Мин, җитәкче буларак, кешеләрнең эштән китүе яклы түгел, ә эш тәртибенең норматив-хокукый яссылыкта дөрес төзелгән булуын гына телим. Хезмәткәрләрнең эштән китергә теләве – үз инициативалары", дип аңлаткан ул.

Азатлык Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә булган вазгыять турында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фикерен дә сораячак. Аның карашы белән таныштырачакбыз.

XS
SM
MD
LG