Бу турыда, төбәк хакимиятенә сылтанып, “Интерфакс” хәбәр итә. Иркутски өлкәсе тарихындагы иң зурларның берсе булган бу су басу нәтиҗәсендә 100-ләп авыл һәм шәһәре су астында калды. Өч ярым мең йорт тулысынча җимерелде, 33 мең кеше милкен тулысынча яки өлешчә югалтты. Хакимиятнең хәзерге исәпләүләренә караганда, 29 млрд сумлык зыян килгән.
Су басулар 25 июньдә башланды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Ангара елгасы кушылдыклары ярларыннан ташып чыккан һәм саклагыч дамба җимерелгән. Кешеләрне су басу турында соңга калып кисәткән һәм вакытында эвакуацияләмәгән өчен өлкәдәге ике шәһәрнең мэрларына каршы җинаять эшләре ачылды.