Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халык керемнәре зур булган төбәкләр унлыгына кергән


Татарстан халык керемнәре югары булган Русия төбәкләре арасында 10нчы урынга эләккән. Башкортстан керемнәр рейтингында - 29-нчы, ә Кырым - 76-нчы.

Халыкның керемнәренә карап төзелгән Русия төбәкләре рейтингын Ямал-Ненец һәм Ненец автоном бүлгеләре башлый дип яза РИА Новости.

Тикшерү авторлары халыкның уртача керемнәренең төбәктә аерым бер тауар һәм хезмәтләр җыелмасы нисбәтен исәпләгән. Ямал-Ненец автоном бүлгесендә керемнәр тауар һәм хезмәтләр җыелмасыннан өч тапкыр, ә Ненец автоном бүлгесендә 2,9 тапкыр артыграк булган.

Беренче унлыкка шулай ук Чукотка (2,38), Сахалин өлкәсе (2,14), Мәскәү (2,07), Мәскәү өлкәсе (2,02), Петербур (1,93) һәм Татарстан (1,93) кергән.

Республикада фәкыйрьлек чигендә халыкның 7,2 проценты, соң дәрәҗәдә хәерчелектә - 0,8 проценты яши.

Башкортстан рейтингта 29-нчы урында. Анда халык керемнәре тауарлар һәм хезмәтләр җыелмасыннан 1,54 процентка артыграк. Фәкыйрьлек чигендә башкортстаннарның 12,1 проценты, ә соң дәрәҗәдә фәкыйрьлектә - 1,9 проценты яши.

Керемнәр рейтингының ахырында Тыва, Алтай, Калмыкстан, Карачай-Чиркәс, Ингушетия, Яһүд автоном өлкәсе, Курган өлкәсе, Чуашстан, Мари Иле, Кырым урнашкан.

Фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләрнең иң күбе Якутиядә, Красноярски краенда һәм Камчаткада, соң дәрәҗәдә фәкыйрьлектә яшәүчеләрнең күбе Тыва һәм Ингушетиядә теркәлгән.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, 15 төбәктә фәкыйрьләр саны 10 проценттан ким, ә 10 төбәктә 20 проценттан артык. Тывада ул 40 проценттан да артып китә, бу Русия төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч.

XS
SM
MD
LG