Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нальчикта ТИҮ активисты Рәис Хәбировны яклап пикет узды


Нальчика пикет
Нальчика пикет

8 июльдә Кабарда-Балкар республикасы башкаласында хакимият башбаштаклыгына каршы пикетлар узды.

Нальчикта узган пикетта Кабарда-Балкар чиркәсләре психиатрия хастаханәсенә ябылган Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәис Хәбировны да яклап чыкты. Аерым алганда, алар кулларына "Мин/Без Рәис Хәбиров", "Рәис Хәбировка – азатлык!" дигән язулар тотып тордылар.

Моннан тыш активистлар "Габделмумин Гаджиевка – азатлык!", диелгән плакат та тотты.

"Черновик" газеты журналисты Габделмумин Гаджиев террорчылыкны финанслауда гаепләнә, журналист үзен гаепле дип танымый.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәис Хәбиров июнь башында мәхкәмә карары белән психиатрия хастаханәсенә ябылган иде. Ул анда ачлык игълан итте. 5 июльдә аның хастаханәдән чыгарылуы билгеле булды. Табиблар Хәбировны сәламәт дип тапкан.

Рәис Хәбировны корал яки корал буларак кулланылган әйбер ярдәмендә аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу" маддәсе нигезендә гаеплиләр.

Активист үзе хакимият аны оппозиция вәкиле буларак төрмәгә утыртырга тели дип саный. Әлегә ул эшнең мәхкәмәдә каралуын көтә.

XS
SM
MD
LG