Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кариев театры "ASYL" Бөтенрусия драматургия бәйгесенә әсәрләр кабул итә


Кариев театры

Театр әлеге бәйге ярдәмендә драматургларда балалар һәм яшьләр өчен заманча пьесалар язуга кызыксындыру уятырга, яшь тамашачы театрлары репертуарын баетырга, театрларны балалар аудиториясе өчен яңа пьесалар куюга стимуллаштырырга тели.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен I “ASYL” Бөтенрусия драматургия бәйгесенә әсәрләр кабул итүен белдерде.

Татар һәм урыс телләрендәге әсәрләр кабул ителә. Театр җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, бу авторлар эзләүдә чикләрне киңәйтү максатыннан эшләнә. "Бүгенге көндә без балалар һәм яшүсмерләр пьесаларына мохтаҗлык кичерәбез. Бәйгене ике телдә – урыс һәм татар телләрендә игълан итәргә карар кылдык, талантлы авторларларны эзләүдә чикләрне киңәйтергә булдык. Әлбәттә, милли театр буларак, без милли драматургияне һәм театр сәнгатен үстерү бурычын күз алдында тотабыз. Шулай да, беренчел максат - баланың катлаулы дөньясы, аның кичерешләре турында эчкерсез сөйләшү", ди Сәгыйтова.

Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләр арасында театр балалар, яшүсмерләр, хәзерге яшьләр проблемнарын, фикер һәм хисләр чынлыгын күрергә тели.

Бәйгедә 18 яшькә кадәр булган бабалар һәм яшүсмерләр хакындагы төрле жанрдагы пьесалар көтелә. Яңа ел һәм башка бәйрәмнәргә сценарийлар, прозага инсценировкалар, әдәпсез телдә язылган текстлар кабул ителми.

Оештыручылар әкиятләр, комедия, комикс, драма, метадрама, гыйбрәтле хикәя (мәсәл), маҗаралар, хыялый, феерия, тарихи, парабола-пьесалар, вербатим текстлары һәм башка жанр һәм стильдә язылган пьесаларны укырга әзер диелә.

Бәйге нигезләмәсенә ярашлы, бәйге дүрт номинациядә үткәрелә, һәр номинациядә бер пьеса җиңеп чыга.

Әсәрләрне 1 октябрьгә кадәр юлларга кирәк. Җиңүчеләр 30 ноябрь көнне бүләкләнәчәк диелә хәбәрдә.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG