Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор тикшерүләреннән соң Мәскәүнең "Дар" мәдәни үзәге вакытлыча ябылды, үзәккә штрафлар салынган


"Дар" үзәгендә

Социаль челтәрләрдә Мәскәү мөселманнары өчен популяр булган "Дар" мәдәни үзәгенең ябылу хәбәре таралды. Чынбарлыкта үзәк ябылмый, җәйге ялга китә. Моңа үзәктә узган прокурор тикшерүләре тәэсир иткән. Азатлык үзәк тирәсендәге бу хәлләрне тикшерде.

8 июль көнне "Мулла из-за угла" дип аталган Telegram каналында Мәскәүнең Илдар Галәветдинов җитәкләгән "Дар" мәдәният үзәгенең ябылуы турында хәбәр чыкты. Әлеге канал авторы, мөселман блогеры Рәсүл Тавдиряков ябылу алдыннан үзәктә Мәскәү прокуратурасы тикшерүләре узганын хәбәр итте.

"Дар" үзәге

2017 елда ачылган "Дар" мәдәни үзәге – Мәскәү мөселманнарының мәгърифәт һәм күңел ачу үзәге, анда Ислам нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы, олыларга һәм балаларга төрле телләр укытыла. Үзәктә Мәскәү ислам көллияте, мәдрәсә, балалар клубы, китапханә, спорт клубы, хатын-кызлар клубы эшли.

Үзәк мөгаллиме Аделия Галәветдинова Азатлык радиосы хәбәрчесе белән сөйләшүдә үзәкнең җәйге ялларга ябылуын гына әйтте. Ул вакытта үзәктә төзекләндерү эшләре барачак һәм аны тәртипкә китерәчәкләр ди ул. Моның турында мәгълүмат "Дар" үзәге сайтында һәм социаль челтәрләрдә дә чыкты. Анда үзәк эшенең алга таба торгызылачагы һәм лекцияләрнең дәвам итәчәге белдерелә, моның вакыты аерым хәбәр ителәчәк диелә.

Блогер Рәсүл Тавдиряков Азатлыкка "Дар"ны җитәкләгән мөфти Илдар Галәветдинов белән очрашуын әйтте. Мөфти сүзләренчә, үзәктә чыннан да прокурор тикшерүләре узган, аның эшчәнлегендә аерым җитешсезлекләр табылган. Сүз янгын сүндерү инспекциясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекциясе, Роспотребнадзор һәм башка оешмалар тикшерүләре турында бара. Үзәккә штрафлар салынган, бүгенге көндә барлык җитешсезлекләр төзәтелгән ди мөфти.

Рәсүл Тавдиряков
Рәсүл Тавдиряков

"Безне ябылуга мәҗбүри итмәделәр, үзәк ябылмады. Без бары тик үзәккә бераз каникул бирергә телибез. Бу вакытны бераз "сүндереп кабызу" өчен кулланырга булдык, мәдәни үзәкнең эшен элеккечә дәвам итәргә телибез", дип белдергән Галәветдинов.

Моннан тыш Илдар хәзрәт үзәкнең киләчәк планнары белән дә таныштырды. "Үзәк инде берничә ел эшләп килә, аңа күпсанлы кеше йөри, шуңа аңа хәзерге вакытта бераз төзекләндерү кирәк", ди ул. Мөфти сүзләренчә, алга таба тематик сыйныфлар булдыру күздә тотыла, әйтик, Коръәнне өйрәнү, гарәп телен өйрәнүгә багышланган тематик мәйданчыклар планлаштырыла.

Римма Сметанкина
Римма Сметанкина

"Дар" үзәгенә укырга йөргән кешеләр аның эшчәнлеген югары бәяли. Ике ай буе Ислам нигезләрен укыган Римма Сметанкина дәресләрнең бушлай булуын, мөгаллимнәр әзерлеге дәрәҗәсенең югары булуын әйтте.

"Анда дини темаларны гына түгел, башка әйберләрне дә өйрәнеп була. Күпләр үзәккә татар, инглиз, гарәп телләрен өйрәнергә килә. Бу дәресләр бушлай булмаса да, бәяләре кулай, аларга ихтыяҗ зур. Үзәккә кешеләр аралыш өчен дә, тормыш иптәшен табу өчен дә килә", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Искәндәр Гобәйдуллин
Искәндәр Гобәйдуллин

Мәскәүгә Уфадан күченгән Искәндәр Гобәйдуллин инде 2 ел "Дар" үзәге каршындагы мәдрәсәдә белем ала, анда ул динне тирәнтен өйрәнә. Ул да үзәкнең эшен югары бәяли, җайлы урнашу, сыйфатлы белем биргән мөгаллимнәр, кызыклы кешеләр кебек өстенлекләрне атый.

"Мин анда төрле лекцияләргә йөрдем, монда дини темаларга гына түгел, үзара мөнәсәбәтләр, психология, сәяхәтләр һәм башка темаларга кызыклы чаралар уза. Үзем дә IT турында лекция үткәрдем. Үзәк аша Мәскәүдә татар һәм башкорт җәмгыятьләренең булуын белдем", ди ул.

Үзәкнең ябылуы Мәскәү мөселманнары өчен зур югалту һәм кайгылы хәбәр булыр иде ди Искәндәр. Мәчеттә намаздан соң халык өйгә таралыша, үзәктә исә фикердәшләр белән очрашып, танышып була ди ул.

"Дини чаралар үткәрү генә түгел, бер-беребез белән аралашу, лекцияләр үткәрү, төрле чаралар оештыру да мөһим бит. Еш кына монда этник татарлар, башкортлар да килә, тел өйрәнергә тели. Психология кебек темаларга лекция тыңлаучылар да килә, алар аннары акрынлап динне дә өйрәнә башлый бит", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Равилә Гайсина "Дар" үзәгенә инглиз теле дәресләренә йөри. Аны дини темаларга кызыклы лекцияләр дә, каллиграфия мастер-класслары, башка чаралар да кызыксындыра. "Үзәк минем өчен бик әһәмиятле, монда мин рухыма якын булган күп кешене таптым", ди ул үзәк эшчәнлеген бәяләп.

Азатлык сөйләшкән кешеләрнең барысы да үзәкнең тизрәк эшли башлавына өмет белдерде.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG