Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә җомга намазына килүчеләрне исемлеккә терки башлаганнар


Мәскәүдә җомга намазы, архив фотосы

Мәскәүдәге ислам үзәкләренең берсендә "кайбер структуралар соравы белән" җомга намазына килүчеләрне исемлеккә терки башлаганнар. Үзәк җитәкчесе моның "структуралар өчен" булуын кире кага.

Мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән диния нәзарәтенә караган Мәскәүдәге "Дар" ислам-мәдәни үзәгендә җомга намазына килгән мөселманнарны махсус исемлеккә терки башлаганнар. Журналист Рөстәм Җәлил Азатлыкка әйтүенчә, җомга намазына килүчеләргә бу исемлекне махсус структуралар сорады дип аңлатканнар.

Андый исемлекне мөселманнарны булачак экстремист яки террорчы дип бәяләүчеләр сорый

"Бәлкем анда күп мөселманнар килер дип уйламаганнардыр. Инде кеше күпләп килә башлагач "исемлеккә кертәчәкбез, чөнки бездән ул исемлекне кайбер структуралар сорады", диделәр. Кайсы оешма икәнен әйтмәделәр. Әмма янгын сүндерүчеләр яки чисталыкны тикшереп йөрүче оешмадан түгеллеге аңлашыла бит инде. Русиядә мөселманнарны булачак экстремист яки террорчы кебек бәяләүчеләр сорый", ди Җәлил.

Аның әйтүенчә, кануни рөхсәт ителгән оешмадан хезмәткәрләренең, анда белем алучы укучыларның, җомгага килүче мөселманнарның исемлекләрен сорау бернинди кысага да сыймый. Шул ук вакытта ул мөселман руханиларының шундук исемлекне бирергә әзер торуына бик аптыравын әйтә.

Рөстәм Җәлил
Рөстәм Җәлил

"Әгәр ниндидер җинаять кылынып, тикшерү бара икән, бу очракта инде сүз дә юк. Ә болай имамнардан тиктомалдан гына исемлек сорыйлар. Кайбер имамнар канун бозу турында уйламыйча аларны тыңлый бит әле. Бу исемлекне таләп иткән махсус хезмәт вәкилләре "Алар бит аны безгә үз ихтыярлары белән тапшырды", дип тә әйтә ала. Мәхкәмә карары булмый торып ник ул исемлекләр кайдадыр тапшырылырга тиеш. Имамнарның махсус хезмәтләр аңа карап кына ниндидер гыйбадәт урынын япмый калырлар дип уйлавы да наданлык.

Исемлекне килеп сорауга ук имамнарның аларга ләббәйкә дип торуы яхшы түгел

Мондый кечкенә урыннарда кемнәр йөрүе белән кызыксынулары хак инде. Бәлкем бу инде гадәти әйбердер. Тагын бер-ике җирдә шундый исемлек алып баручы урыннар бар. Килеп сорауга ук имамнарның аларга ләббәйкә дип торуы яхшы түгел. Аннары мөселманнар бу имамнарга ышанычны югалта", ди Рөстәм Җәлил.

Аның әйтүенчә, мәчетләргә куәт оешмаларының килеп мөселманнарның документларын тикшереп йөрүен дә кайбер имамнар гадәти дип саный. Хәтта кайбер очракта теләктәшлек тә белдерүен әйтә. "Ислам бит Русиядәге традицион диннәрнең берсе санала. Урыс православ чиркәвендә тикшерү уздыруны күз алдына китереп карагыз әле сез?" ди Җәлил.

Аның әйтүенчә, зур мәчетләрдә җомгага килүче мөселманнар исемлеген алып бармыйлар, әмма анда тикшерүнең башка юллары бардыр дип саный ул.

Ирекле керү урыны булмаган урында җомга намазы дөрес дип санала алмый

"Видеокамералар куелган. Моны инде мөселманнар иминлеге белән аңлаткан булалар. Аннары Мәскәүдә дүрт кенә мәчет. Җомга намазына мөселманнар сыймый. Намазны урамнарда укырга мәҗбүрләр. Күпләрнең җомга намазын җылыда укыйсы килә. Шуңа кечкенә гыйбадәт урыннарына баралар. Андый урыннар булуы бик уңайлы. Шул ук вакытта андый кечкенә урыннарда органнарның игътибарын җәлеп итмәскә, килүче мөселманнар санын киметергә телиләр. Мөфти Нәфигулла Аширов "ирекле керү урыны булмаган урында җомга намазы дөрес дип санала алмый" диде. Кешеләрне ниндидер исемлеккә кертү ул үзе үк чикләү.

Шулай ук имамнарның Экстремизмга каршы көрәш үзәге яки ФСБ вәкилләре сораганны ачып салуны да аңлап бетермим. Кирәк әйберне мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп кануни төстә сорасыннар. Ни өчен имамнарга куәт оешмалары белән яхшы мөгамәлә булсын өчен алар теләгәнчә эшләргә кирәк? Яхшы мөнәсәбәт барыбер булмаячак. Алар үзенә зыян гына сала. Куәт оешмаларының эшләрен җиңеләйтәләр. Куәт оешмалары мондый исемлекне тәкъдим итүче имам бик теләп хезмәттәшлеккә бара дип уйлый башлый. Хәтта алар ни өчендер имамнар бөтен мәгълүматны аларга тапшырырга тиеш дип тә саный. Канун нигезендә эшләсеннәр. Аларның җаенда торырга кирәкми", ди Рөстәм Җәлил.

Илдар Әляутдинов
Илдар Әляутдинов

Мәскәү шәһәре мөфтие Илдар Әляутдинов әлеге бинаның беренче чиратта мәдәни үзәк булуын әйтте. Анда килгән һәркем теркәлергә тиеш икән.

"Мәскәүнең дини оешмалар белән эшләү департаменты барлык дини оешмалар, мәчетләр эшчәнлеге турында мәгълүмат җыя. Бәлкем бу берәр статистика өчендер?

Җомга намазына кергәндә исемлек булдыру кайбер мәхәлләләрдә кертелде, чөнки урын чикле һәм барлык кешене дә сыйдырып булмый. Мөселманнар урамда күпләп җыела башласа, якында яшәүче кешеләрдән зарлар килә башлый. Бу шуның өчен генә алып барыла. Бернинди структураларга бирер өчен түгел", диде Илдар хәзрәт.

Ул күбрәк сорауларга җавап алырга теләсәк рәсми хат җибәрүне сорады.

Элегрәк Хабаровскидагы мөселманнарның "Содружество" хәрәкәте җитәкчесе Хәмзә Кузнецов Русиядә һәр мөфти һәм имам махсус хезмәтләр вәкиле белән элемтәдә тора дип әйткән иде.

Белешмә: "Дар" үзәге Мәскәүдә 2017 елда ачылды. Ул үз эченә Мәскәү ислам көллияте, мәдрәсә, балалар клубы, китапханә, спорт клубы, хатын-кызлар клубын ала.

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG