Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчетләрдә өстәмә камералар урнаштыруны Татарстан мөфтияте тәкъдим иткән


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте мәчетләрдә өстәмә видеокамералар кую белән бәйле хәлгә Азатлык соравына аңлатма бирде.

"Диния нәзарәтенең әлеге инициативасы "Имин шәһәр" програмы кысаларында башкарыла, тәкъдим Казан имам-мөхтәсибләре тарафыннан хупланган һәм мөселманнар мәнфәгатендә эшләнә. Програмны үтәү мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый", диелә Татарстан мөфтияте белдерүендә.

Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге мәчетләр белән булган хәлләргә охшамаганмы дигән сорауга җавап бирелмәде.

Элегрәк Азатлык Таттелеком оешмасының Казан мәчетләрендә яңа камералар урнаштыру нияте турында язган иде. Азатлык сөйләшкән имамнар сүзләренчә, өстәмә камераларны Федераль иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы кушуы белән куялар. Бу Кытайдагы кебек мөселманнарны күзәтү өчен эшләнергә мөмкин дип әйтүчеләр дә бар.

Адвокат Руслан Нәгыев мәчетләрдә өстәмә күзәтү камералары урнаштыруның канунилыгын аңлатуны сорап Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать юллады.

Азатлык бу уңайдан сорауларны Татателеком һәм Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына да җибәргән иде. Таттелеком җавабында да камералар урнаштыру "мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый", диелде. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан җавап әлегә килмәде.

XS
SM
MD
LG