Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африка чикләреннән тыш иң борынгы кеше калдыклары табылган


Архив фотосы
Архив фотосы

Галимнәр Африка чикләреннән тыш иң борынгы кеше калдыклары тапкан. Грециядә табылган баш сөягенең бер өлешенә кимендә 210 мең ел.

Кеше калдыклары 1970 елда Апидима мәгарәсендә табыла. Аларның яшен күптән түгел генә билгели алганнар. Галимнәр фикеренчә, баш сөякләренең берсе 170 мең ел элек яшәгән неандерталецка, икенчесе Homo sapiens-ның беренче вәкилләренең берсенә карый. Бу хакта Nature журналында дөнья күргән тикшерүдә әйтелә.

Грециядә табылган калдыклар Израильдә былтыр табылган кешенең өске теш казнасына караганда 16 мең елга өлкәнрәк, дип яза Associated Press.

Әгәр табылдыкның яше расланса, бу Homo sapiens тарихы турындагы күзаллауларга зур гына үзгәрешләр кертәчәк. Элегрәк бүгенге кешеләр Европага Африкадан 45 мең ел элек кенә күчкән дип санала иде.

XS
SM
MD
LG