Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Пенсия фонды башлыгы урынбасары ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган


Кайбер чыганаклар белдерүенчә, Алексей Ивановны Пенсия фонды өчен 1,5 млрд сумлык тендер игълан итәр алдыннан тоткарлаганнар.

Мәскәүдә ришвәт алуда шикләнелеп Русия пенсия фонды идарәсе рәисе урынбасары Алексей Иванов тоткарланган. Бу хакта "Коммерсантъ"ка өч чыганак сөйләгән һәм хокук саклау оешмаларында раслаганнар.

Ивановка карата җинаять эше Русия тикшерү комитетының үзәк идарәсендә ачылган диелә.

TAdviser мәгълүматына караганда, тикшерүчеләр Пенсия фондыннан һәм аның башкаручылары "Техносерв" һәм "Редсис" ширкәтләре офисларынан документларны алган.

TAdviser чыганагы сүзләренчә, Ивановны Пенсия фондының социаль тәэминат бердәм дәүләт мәгълүмати систем үсеше өчен тендер игълан итү алдыннан тоткарлаганнар. Тендер бәясе 1,5 млрд сум тәшкил итәргә мөмкин.

Алексей Иванов Пенсия фонды идарәсе рәисе урынбасары булып 2017 елда билгеләнгән. Ул мәгълүмат технологияләрен, телекоммуникацияләрне, мәгълүмат иминлеген, фонд тарафыннан электрон хезмәтләр күрсәтүне контрольдә тоткан.

XS
SM
MD
LG