Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дөнья украин конгрессын "теләнмәгән оешма" итеп таныган


Баш прокуратура карарында әлеге оешма эшчәнлеге илнең "конституцион төзелеше нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра ала" диелә.

Русиянең Баш прокуратурасы Канадада теркәлгән Дөнья украин конгрессы оешмасын "теләнмәгән оешма" итеп таныган. Моның хакта прокуратура сайтында белдерелә.

Карада әлеге оешма эшчәнлеге илнең "конституцион төзелеше нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра ала" диелә. Карар Юстиция министрлыгына җибәреләчәк.

"Дөнья украин конгрессы" оешмасы 1967 елда АКШта барлыкка килә. Хәзерге вакытта аның штаб-фатиры Канаданың Торонто шәһәрендә урнашкан. Конгресс сайтында оешманың дөнья буйлап таралган украин диаспоралары өчен координация үзәге булуы әйтелә.

Русиядә "теләнмәгән оешмалар" турында канун 2015 елда кабул ителде. Русиянең конституцион төзелешенә һәм иминлегенә куркыныч тудыра дип саналган халыкара яки хөкүмәттән бәйсез оешма "теләнмәгән" була ала. Канунны бозган өчен акчалата җәзалар, берничә тапкыр бозган өчен алты елга кадәр төрмә каралган.

XS
SM
MD
LG