Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркиягә С-400 ракет комплексын сатып җибәргән


Төркия – Русиядән ракет комплексын сатып алган беренче НАТО дәүләте.

С-400 зенит-ракет комплексларының беренче өлешләре Төркиягә, Әнкара янындагы һава базасына килеп җиткән. Моның хакта Төркия саклану министрлыгы хәбәр итте. Шулай итеп, Төркия Русиядән ракет комплексын сатып алган беренче НАТО дәүләте булды.

АКШ әлеге контрактны даими тәнкыйтьләр килде һәм Төркияне Русия коралыннан баш тартырга өндәде. Апрель аенда Вашингтон Төркиягә F-35 очкычлары өчен кирәкле җиһазлар җибәрүдән баш тартты, бу Төркиянең С-400-не сатып алу белән аңлатылды.

Шул ук вакытта АКШ Дәүләт департаменты Төркиягә 3,5 миллиард долларлык "Патриот" ракет-зенит корылмаларын сатуны хуплады. Әнкара дүрт комплекс сатып алуга рөхсәт сораган иде.

АКШның 2017 елгы CAATSA кануны Русиядән корал сатып алган илләргә чикләүләр кертү мөмкинлеген бирә. Элегрәк әлеге канун нигезендә Русиядән С-400 сатып алган Кытай хәрби департаментына каршы чикләүләр кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG