Чарада Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия республикалары, Мәскәү шәһәре, Оренбур, Чиләбе, Самара һәм башка төбәк вәкилләре катнаша. Катнашучыларга 18-30 яшь.
Форум вакытында яшьләр чатырлы шәһәрчектә яшәчәк. Програмны Татарстан Диния нәзарәте әзерләгән. Чара барышында катнашучыларны Коръән һәм аның тәфсиренә багышланган дәресләр көтә. Моннан тыш гаилә кыйммәтләренә багышланган психологик треннинглар, мастер-класслар, бәхәсләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак.
Чарада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның да катнашуы көтелә.