Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сбербанк: Русия халкы керемнең зур өлешенә азык-төзек сатып-ала


Белгечләр керемнән азык-төлеккә тотылган акча күләменең артуы – халыкның фәкыйрьләнүе билгесе, дип саный.

2019 елның икенче кварталында русиялеләр керемнең 38,9%-ын азык-төлеккә тота. 2018 елда шул ук вакытта бу күрсәткеч 38,2% иде. Моны Сбербанкның "Иванов кулланучы индексы" дип аталган даими сораштыруы күрсәтә, дип яза РБК.

Халык акча куллануның иң зур өлешен ашауга тота, диелә сораштыру нәтиҗәсендә. Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматына күрә, азык-төлек инфляциясе 2019 елның беренче кварталында 5,9% тәшкил иткән, халыкның реаль керемнәре дә 2,3%-ка кимегән. Икътисадчылар алга таба да реаль керемнең кимүен фаразлый.

Акча тотуның икенче урынында коммуналь түләүләр тора. Киемгә тотылган акча күләме саны да кимегән (10%-тан 9,7%-ка). Кредит түләү өчен тотылган акча күләме үзгәрмәде, бу күрсәткеч 6,6% булып калды.

Белгечләр керемнән азык-төлеккә тотылган акча күләменең артуы – халыкның фәкыйрьләнүе билгесе, дип саный. Биш елда Русия икътисадында урта сыйныф нык кимегән: 2014 елда 37% булса, 2018 елда бу күрсәткеч 30%-ка төшкән.

Моңарчы Ipsos Comcon ширкәте тикшерүе русияләрнең яртысыннан күбе (50,6 проценты) ташламалы тауарлар гына сатып алуны хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта азык-төлектә экономияләүчеләр саны 2019 елның беренче кварталында җиде процентка арткан һәм 69 процент тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG