Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васил Шәйхразиев Хәбировка Уфадагы татар мирасын саклау турында хат юллаган


Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Шәйхразиев башкорт һәм татар халыклары горурлана алган тарихи һәм мәдәни мирасын бетерү процессына игътибар итәргә сорый.

Милли шура рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка хат юллаган. Әлеге хатта ул Уфада татарның тарихи мирасын саклау проблемын куйган.

"Бизнес Online" хәбәр иткәнчә, Шәйхразиев Башкортстан җитәкчелеген Уфада башкорт һәм татар халыклары горурлана алган тарихи һәм мәдәни мирасын бетерү процессына игътибар итәргә сорый. Сүз җимерелергә мөмкин булган Зыя Камали йортлары, имам Мөхетдин Сатаев йорты, Өченче җәмигъ мәчете комплексы турында бара.

Азатлык укучыларын җимерелү куркыныч янаган тарихи биналар белән таныштырган иде. 9 июль иртәсендә Уфада күренекле мәгърифәтче Зыя Камали йортлары урнашкан кварталны җимерү эшләре башланган иде, әлегә бу эшне активистлар туктата алды. Йорт экспертизасы дөрес ясалмаган, аның нәтиҗәсе дөреслеккә туры килми ди алар.

Моннан тыш Уфа хакимияте данлыклы татар җәмәгать эшлеклесе, меценат Мәрьям Солтанова йортын сатарга җыена. Сатылу очрагында әлеге бина җимерелергә мөмкин, дип саный активистлар.

"Бизнес Online" язуынча, кайбер белгечләр Татарстанның әлеге бинаны сатып алып, анда Татарстанның Бакортстандагы вәкиллеген ачу ихтималын әйтә.

XS
SM
MD
LG