Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым белән чиктәш булган Херсон өлкесенең яңа җитәкчесе билгеләнде


Владимир Зеленский һәм Юрий Гусев
Владимир Зеленский һәм Юрий Гусев

Украина президенты Владимир Зеленский Кырым-Украина чигендә урнашкан Херсон өлкәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Әлеге вазифаларны Юрий Гусев башкарачак.

Украина президенты Владимир Зеленский Кырым чигендә урнашкан "Чонгар" һәм "Каланчак" чик узу нокталарына эшлекле сәфәрдә Херсон өлкәсен җитәкләячәк Юрий Гусевны тәкъдим итте. Яңа башлыкның төп эш юнәлешләрнең берсе чик узу нокталарының инфраструктурасын яхшырту булырга тиеш, дип белдерде Зеленский.

Өлкәнең яңа җитәкчесе Кырым-Украина чиген вакытлы узу нокталарында уңай шартларны 15 ноябрьгә кадәр булдыру максатын белдерде. "20 декабрьгә хәтле тиешле инфраструктура булдырылмаса, сез вазифадан китәсез, бу гадел", дип кисәтте Украина президенты.

2018 елның декабре башында Украинаның элекке президенты Петр Порошенко Херсонда президентның даими вәкиле Борис Бабинны вазифасыннан алган иде. Аның беренче урынбасары Изет Гданов вазифасыннан үз теләге белән июль аенда киткән иде. 25 июнь көнне президент Владимир Зеленский үзенең Кырымдагы даими вәкиле итеп галим Антон Кориневичне билгеләде.

XS
SM
MD
LG