Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда полиция "сары жилетлар" хәрәкәтеннән 175 кешене тоткарлаган


Протест белдерүчеләр белән бәрелеш, 14 июль
Протест белдерүчеләр белән бәрелеш, 14 июль

Франциядә "Бастилияне алу көне" уңаеннан оештырылган парадка "сары жилетлар" хәрәкәте вәкилләре узарга теләгән. Полиция белән бәрелешләр барышында 175 кеше тоткарланган.

Протест белдерүчеләр Елисей кырларында уза торган төп парадка чыгарга теләгән. Полиция моңа юл куймагач, демонстрантлар якындагы урамнарда берничә урам чарасын оештырырга җыенган. Соңрак бу чаралар полиция белән бәрелешкә китергән, хокук саклау органнары махсус чаралар кулланган.

Франциядә "сары жилетлар" хәрәкәте 2018 елның октябреннән актив эшчәнлек алып бара башлады. Үзәк оештыручылары булган протестлар баршта бензин бәясе арттыруга каршы юнәлгән иде, соңрак исә протест белдерүчеләр президент һәм хөкүмәтнең вазифадан китүен таләп итә башлады.

Әлеге протест чаралары даими рәвештә полиция белән бәрелешләр белән тәмамлана. 2018 елның азагыннан бирле протест чараларында кимендә 15 кеше һәлак булган, 4 меңләп кеше яраланган.

14 июль Франциядә Бастилияне алу көне буларак билгеләнә. 1789 елда Бастилия штурмы белән Бөек француз инкыйлабы башланган. Ел саен Парижда бу вакыйгага багышланган парад уза. Быел аны карарга Германия канцлеры Ангела Меркель, Нидерланд премьер-министры Марк Рютте һәм Европа шурасының яңа президенты Шарль Мишель килгән.

XS
SM
MD
LG