Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшмәкәр Дмитрий Мазуров 3 миллиард доллар урлауда шикләнелеп кулга алынган


Дмитрий Мазуров
Дмитрий Мазуров

Ул Франциягә очарга тиешле очкычка утырганчы кулга алынган.

"Новый поток" нефть ширкәтенең башлыгы, эшмәкәр Дмитрий Мазуров Сбербанк, Промсвязьбанк һәм Абсолют-банк кредит акчаларын урлауда шикләнелеп тоткарланган. Урлау күләме 3 миллард доллардан арта, дип яза "Коммерсант".

Басма чыганаклары хәбәр итүенчә, эшмәкәрне 13 июль кичендә Шереметьево Мәскәү һава аланында тоткарлаганнар. Ул Франциягә очарга җыенган булган. 15 июль көнне мәхкәмә Мазуровны сак астында тоту шартларын караячак.

"Коммерсант" язуынча, Мазуров шикләнелгән җинаять эше Җинаять кодексының 159 маддәсе нигезендә (зур күләмдә караклык) тикшерелә. Аның нигезендә10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

Forbes язуынча, җинаять эшен Сбербанк соравы белән ачканнар. Ләкин әлеге басма урланган акча күләмен 600 миллион доллар дип атый.

Тикшерү версиясе нигезендә, Мазуров структуралары банкларда ширкәт төзү өчен зур кредитлар алган, ләкин тиешле эшләрне башкармаган.

XS
SM
MD
LG