Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда юл казасында вафат булганнарның барысы да – Чаллыдан


Каза урыны
Каза урыны

Чаллы шәһәре идарәсе мәетләрне Чаллыга күчерүне оештыра.

14 июль көнне Белорет-Уфа юлында булган казада 6 кеше һәлак булган. Алар барысы да – Чаллыдан, дип хәбәр итә Ufa1.ru порталы һәм аларның исемнәрен китерә:

  • Гарифуллина А.М. (1966 елда туган)
  • Исламов Г. Ф. (1991)
  • Сәдриева А.Р. (1992)
  • Сутормин Б.В. (1995)
  • Тимофеев Е.А. (1984)
  • Йосыпов И.И. (1986)

Чаллы шәһәре идарәсе мәетләрне Чаллыга күчерүне оештыра. Аларны моргка китерәчәкләр, шуннан соң туганнарына тапшырычаклар. 17 кеше яраланган, алар арасында 8 кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов юл казасында вафат булучыларның гаиләләренең һәм якыннарының кайгыларын уртаклашуын белдергән. "Юлларыгыз имин булсын, якыннарыгызны саклагыз!", дип язды ул татарча.

14 июль кичендә Башкортстанның Архангел районында 39 юлчы булган автобус казага эләккән. Автобуста Башкортстанның Миңдегол авылыннан Татарстанның Чаллы шәһәренә юл тоткан юлчылар булган.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG