"Победа" һава ширкәтенең Boeing 737−800 очкычы Казан һава аланына очыш башланганнан соң ашыгыч рәвештә кайтырга мәҗбүри булды. Очкыч моторларының берсе очыш башланганнан соң яна башлаган, вентиляция системы аша төтен очкыч эченә кергән, дип яза Baza телеграм каналы.
Очучылар лайнерны уңышлы гына утырта алган, юлчылар зыян күрмәгән, дип хәбәр ителә. Очкычта 185 кеше булган.
"Победа" лоукостеры сүзчесе Елена Селиванов белдергәнчә, очкыч моторга эләккән кош аркасында кайтырга мәҗбүр булды. Очкыч зыян күрмәгән, комиссиянең нәтиҗәсен көтәбез, ди ул.