Accessibility links

"Тәхетләр уены" сериалы рекордлы 32 "Эмми" бүләгенә дәгъва кыла


Мәскәү метросында "Тәхетләр уены" сериалын күмәкләшеп карау
Мәскәү метросында "Тәхетләр уены" сериалын күмәкләшеп карау

Лос-Анджелеста "Эмми" премиясенә намзәтләр игълан ителде. 71нче бүләкләрне тапшыру тантанасы 22 сентябрь көнне узачак.

Танылган "Тәхетләр уены" сериалы рекордлы 32 номинациядә тәкъдим ителгән, алар арасында "Иң яхшы драматик сериал" дигән төп категориядә дә. Кит Харрингтон иң яхшы ир-ат роле, Эмилия Кларк иң яхшы хатын-кыз роле өчен бүләккә тәкъдим ителгән.

"Иң яхшы драматик сериал" премиясенә шулай ук "Солга шалтыратыгыз" (Better Call Saul), "Тән сакчысы" (Bodyguard), "Еваны үтерү" (Killing Eve), "Озарк" (Ozark), "Кыяфәт" (Pose), "Варис" (Sangsokjadeul) һәм "Бу без" (This Is Us) сериаллары дәгъва кыла.

"Барри" (Barry), "Алама" (Fleabag), "Яхшы урын" (The Good Place), Гаҗәеп миссис Мейзел (The Marvelous Mrs. Maisel), "Урыс курчагы" (Russian Doll), Шиттс Крик (Schitt's Creek) һәм Вице-президент (Veep) сериаллары исә "Иң яхшы комедиа сериалы" төркемендә бүләккә дәгъвалый.

Соңгы айларда зур шау-шу тудырган "Чернобыль" сериалы исә "Иң яхшы кыска сериал" төркемендә тәкъдим ителгән.

"Эмми" премиясе АКШның иң төп телевизион бүләге санала. Моңарчы әлеге бүләккә номинацияләр рекорды "Нью-Йорк полициясе" сериалында булган иде, 1994 елда ул 27 төркемдә тәкъдим ителгән булган.

"Тәхетләр уены"ның соңгы сезоны 2019 елның язында дөнья күрде. Ул элекке сезоннарга караганда тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләрдән түбән бәяләр алды. Сериалның барлык сезоннары барлыгы 47 "Эмми" премиясен алган.

XS
SM
MD
LG