Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" Ярославль колониясендә булган газаплаулар турында тагын бер видеоны чыгарды


Видеода колония хезмәткәрләренең бер төркем тоткынны күсәк белән кыйнаулары күренә.

"Новая газета" басмасы Ярославльнең беренче санлы колониядә тоткыннарны кыйнау һәм газаплауны теркәгән яңа видеоны чыгарды.

Әлеге видеоязмада (игътибар, видеода кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар) колония хезмәткәрләренең бер төркем тоткынны күсәк белән кыйнаулары күренә. Алар моңарчы төрмәдәге башка бүлмәдәшен якларга омтылган диелә, аны бирелмәгән бәдрәф кагазьгә зарлануы өчен "тәрбия сыйныфына" алып барырга җыенганнар, дип яза басма.

2016 елның февралендә төшерелгән әлеге язма белгечләр тарафыннан Евгений Макаровны газаплау эше барышында торгызылган диелә.

2018 елның июлендә "Новая газета" басмасы Ярославльнең 1-нче колониясендә тоткын Евгений Макаровны кыйнау һәм газаплау видеоязмасын чыгарган иде. Материалда кыйнауда катнашкан 17 хезмәткәр исеме дә китерелде. Видеоны чыгару нәтиҗәсендә Тикшерү комитеты җинаять эшен ачты. Колония җитәкчелеге видеода булган хезмәткәрләрне вакытлыча эштән алды.

Әлеге видеоязманы медиага биргән "Общественный вердикт" оешмасы адвокаты Ирина Бирюкова исә янаулар килү сәбәпле вакытлыча Русиядән китәргә мәҗбүр булган. Ул Русия рәсми оешмаларыннан үзенә һәм гаиләсенә дәүләт яклавын сораган.

Русия төрмәләрдәге барлык камераларны тикшерергә вәгъдә итте​.

XS
SM
MD
LG