2019нче елның азагына кадәр Истанбулда Башкортстанның сәүдә вәкиллеге ачылырга тиеш, дип яза "Башинформ" агентлыгы. Бу хакта Уфада "Экспортларга вакыт" халыкара форумында Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров әйткән.
"Бер ай элек без Австриядә республика вәкиллеген ачтык. Ел азагына кадәр Төркиянең Истанбул шәһәрендә ачылачак. Хәзерге вакытта Словакия, Болгарстан һәм Чехиядә сәүдә йортлары эшли", дигән Хәбиров.