173 юлчы утырган һәм 6 экипаж вәкиле булган Boeing-737 очкычы N4-477 рейсы белән Ереванга 19 июльгә каршы төндә очарга тиеш булган. Очыш башланганда очучылар кабинында төтен чыгу кисәтүе чыккан, очучылар очышны туктатырга карар кылган.
Юлчыларны очкыч трапларыннан чыгарганнар. Ике зыян күргән кеше хастаханәгә озатылган.
Nordwind һава ширкәте хәбәр иткәнчә, төтен кисәтүе очкычта чит-ят ис булу сәбәпле чыккан. Boeing-737 барлык тикшерү процедураларын узган, тулысынча очарга яраклы хәлдә диелә. Ространснадзор чираттан тыш Nordwind һава ширкәте тикшерүен үткәрәчәген игълан итте.
Ереван оча алмаган юлчыларны башка очкыч белән 05:34тә җибәргәннәр. 28 кеше очудан баш тарткан.