Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан су спорты дөнья беренчелеген уздыру хокукына ия булды


17 июльдәТөньяк Кореяда узган чемпионатта Русиядән Светлана Ромашина йөзүе
17 июльдәТөньяк Кореяда узган чемпионатта Русиядән Светлана Ромашина йөзүе

2015 елда су спорты беренчелеге Татарстанда инде узган иде.

Казан 2025 елда су төрләре спорты дөнья беренчелеген уздыру хокукына ия булды. Бу хакта "РИА Новости" яза.

"Бу безнең өчен бик мөһим. Ун ел узганнан соң, матур тарих. Без әле стадионны куллану турында сөйләшәчәкбез, әмма гомумән безнең Йөзү халыкара федерациясе (FINA) ышанычы бар. Без бергә зур юл уздык. Ышаныч булуы шатландыра, зур тәҗрибәбез бар. Дөнья беренчелеген иртәгә дә уздырырга әзербез", диде Татарстан спорт министры Владимир Леонов FINA карарыннан соң.

Казан 2015 елда инде су төрләре спорты дөнья беренчелеген уздырган иде.

XS
SM
MD
LG