Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы TAT CULT FEST фестивалендә Зуля Камалова үзенең "Алты көн ярату" альбомын тәкъдим итәчәк


Зөлфия Камалова
Зөлфия Камалова

2019 елның 30 августында Казан кирмәне эчендә TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Програмда 30дан артык җанлы чыгыш, кино күрсәтү, спектакльләр, арт-объектлар, дизайн-маркет, лекцияләр, блогерлар чыгышлары, балалар програмы көтелә.

Фестиваль оештыручылары аның төп бурычы итеп соңгы елда татар музыкасы, театры, дизайны, кино һәм гомумән сәнгатендә барлыкка килгән иң кызыклы әйберләрне бергә туплап, шулардан мәдәни эчтәлекне булдыруны атый.

"Әлбәттә, безгә дөнья дәрәҗәсендәге артистларны да китерү мөһим, без моны эшлибез дә, әмма шул ук вакытта киң тамашачыга төрле җанрларда яңа башкаручыларны ачу шулай ук әһәмиятле булып тора. Театр елында театр сәхнәсенә аерым бер игътибар булачак", дип сөйләде Азатлыкка фестивальнең продюсеры Ильяс Гафаров.

Фестивальдә музыка өч сәхнәдән яңгыраячак: фолк һәм рок өчен баш сәхнә, интернет йолдызлары чыгыш ясый торган кече
сәхнәдә һәм электрон музыка өчен өченче сәхнә булдырылачак.​

Баш сәхнәдә хедлайнер буларак Австралия җырчысы Зуля Камалова җырлаячак. Быел апрель аенда ул "Алты көн ярату" альбомын чыгарды, аңа кергән җырларны ул танылган татар шагыйре Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язды. Альбомда җанлы һәм электрон музыка кораллары оста үрелеп бара. Камалова бу альбомны беренче тапкыр концерт вариантында нәкъ TAT CULT FEST чарасында тәкъдим итәчәк.

Фестивальгә керү ирекле булачак. TAT CULT FEST заманча шәһәр мәдәнияте фестивале беренче тапкыр узган елда, Татарстан суверенитеты көнендә үтте. Әлеге чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде.

XS
SM
MD
LG