Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда активист Елена Григорьева үтерелгән


Елена Григорьева (сулда)
Елена Григорьева (сулда)

Башкортстаннан килгән кеше бу эшкә бәйле рәвештә кулга алынган.

Җомгадан шимбәгә каршы төндә Петербурда демократик, сугышка каршы һәм ЛГБТ хәрәкәтендә катнашучы активист Елена Григорьева үтерелгән. Бу турыда активист Александр Миронов әйткәнгә таянып “МБХ медиа” хәбәр итә.

Миронов әйтүенчә, Григорьевага өй эшләрендә булышучы бер урам җыештыручыны бу эш нигезендә кулга алганнар. “Фонтанка” Башкортстаннан килеп эшләгән кешенең шикләнелүе, активистның аркасы һәм йөзе киселгәнлеге, буу эзләре булуы турында яза.

Хокук яклаучы Динар Идрисов әйтүенчә, соңгы арада Григорьевага үтерү белән янаулар еш булган, әмма полиция моны игътибарсыз калдырган.

XS
SM
MD
LG