Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары Радасында ике кырымтатар булачак, калган намзәтләрнең узуы икеле


Мостафа Җәмилев (с) һәм Ахтем Чийгоз (у)
Мостафа Җәмилев (с) һәм Ахтем Чийгоз (у)

Украинадагы парламент сайлавында тавышларның саналган өлешенә караганда, Югары Радага биш фирка уза. Кырымтатарлардан Радага Мостафа Җәмилев һәм Ахтем Чийгоз узарга охшый.

Украинаның элекке президенты Петр Порошенконың "Европа теләктәшлеге" ("Европейская солидарность") фиркасенең сайлау исемлегендә Мостафа Җәмилев алтынчы, Ахтем Чийгоз сигезенче урында иде.

21 июльдә узган сайлауда фирка исемлекләре нигезендә тавыш бирү нәтиҗәләренең саналган өлешенә караганда 8,15 процент тавыш җыйган бу фирка өченче урында бара һәм исемлектәге намзәтләрнең 24-25-е парламентка узар дип көтелә.

Рустем Умеров
Рустем Умеров

Шундый ук исәпләүләр нигезендә 5,87 процент тавыш җыйган "Голос" фиркасендә 18-нче урында торган Кырымтатар халкы корылтае вәкиле Рустем Умеров әлегә узу-узмау чигендә тора, ә мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итүче Крым-SOS оешмасы координаторы Тамила Ташева әлеге фирка исемлегендә 26-нчы намзәт итеп күрсәтелгән иде.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров "Көч һәм намус" ("Сила и честь") фиркасендә өченче урында торса да, әлегә 3,87 процент кына тавыш җыючы бу фирканең парламентка керү өчен зарур булган биш процент киртәсен үтә алачагы бик икеле.

Тагын берничә кырымтатар намзәте күрсәтелгән башка фиркаләрнең бу киртәне уза алмаячагы инде хәзердән үк күренә.

Бюллетеньнәрнең саналган 92,43 проценты нәтиҗәләре нигезендә Украина Югары Радасына биш фирка уза:

  1. Президент Владимир Зеленскийның "Халык хезмәтчесе" ("Слуга народа") фиркасе – 43,11%;
  2. Русия президенты Владимир Путинның якын дусты Виктор Медведчукның "Оппозицион платформа – тормыш өчен" фиркасе – 13,03%;
  3. Юлия Тимошенконың "Батькивщина" фиркасе – 8,18%;
  4. "Европа теләктәшлеге" фиркасе – 8,15%;
  5. Святослав Вакарчукның "Тавыш" ("Голос") фиркасе – 5,87%.

Үзәк сайлау комиссиясе яңартып торган нәтиҗәләргә караганда, "Халык хезмәтчесе" фиркасе бер мандатлы сайлау бүлгеләрендә дә алда бара. Нәтиҗәләр бик үзгәрмәсә, бу фирка Югары Радада күпчелек тавышка ия булачак. Мондый очракта ул бернинди коалициягә дә мохтаҗ булмаячак. Сайлауның тәгаен нәтиҗәләре августның бишенә кадәр игълан ителергә тиеш.

Арсен Жумадилов
Арсен Жумадилов

Мостафа Җәмилев янында берничә ел эшләгән, күптән түгел "Украинаның медицина өлкәсе өчен сатып алучы" дәүләт хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнгән Арсен Жумадилов үзенең Facebook-тагы битендә "Аеруча мәҗлес рәисе Рефат Чубаровның парламентка узмавы яман бер хәбәр, әмма бу да бер мөмкинлектер. Милли мәҗлеснең ниһаять мөстакыйль, сәяси агымнарга бәйле булмаган, бары милли хокукларны һәм мәнфәгатьләрне генә яклаган бер оешма буларак тәрәккыять итүе мөмкин. Сәяси уеннарда алданмыйча, адым-адым нәтиҗә күрсәтер, бу күптән көтелгән бер нәрсәдер. Ул һәм хәзерге Милли мәҗлес әгъзалары бу вазифаны үтәрләр дип өмет итәм. Минем теләгем шул", дип язды.

Рефат Чубаров үзе исә сайлау хакында фикерен белдереп әлеге нәтиҗәләр өчен үз дәүләтчелекләрен төзи алмаучы украин сәясәтчеләрен гаепләде.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

"Чыннан да, башка элекке совет республикаларыннан аермалы, Украинадагы сайлау көндәшлек нигезендә үтте, һәм нәтиҗәләре җәмгыятьнең теләкләрен күрсәтте. Украина җәмгыятенең зур төркемнәре бер-берсенә шул хәтле каршылыклы ки, алар илне тар-мар итәчәкләр диярсең. "Оппозицион платформа – тормыш өчен" фиркасе өчен тавыш биргән 11,5 процент сайлаучыларны турыдан-туры Мәскәү һәм Путинны симпатияләүчеләр рәтенә кертергә мөмкин. Ләкин Мәскәү агентларының шул хәтле күп булуы өчен мин үз мәнфәгатьләрен уйлап үз илен төзергә өйрәнмәгән, күпчелек украин сәясәтчеләрен гаепләр идем. Ләкин алга таба баруны дәвам итүдән башка юлыбыз юк. Бер яктан, эчке берлегебезне мобилизацияләргә һәм "бишенче колоннага" куәтләнүгә юл бирмәскә, икенче яктан, Украинаның Кырым белән бербөтенлеген торгызуны максат итеп АКШ, Канада, Европа берлеге илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуны дәвам итәргә кирәк", дип язды Чубаров үз битендә.

Украинаның "Прямой" телеканалы белән әнгәмәдә Мостафа Җәмилев Украинаның яңа президенты Владимир Зеленскийга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

"Мин сайлау нәтиҗәләрендә зур трагедия күрмим. Күп илләрдә бер фирка идарә итә, хакимиятне төзи, ләкин президент фиркаләрдән бер үк ераклыкта торырга тиеш. Моннан тыш, күпчелекнең сайлавы дөрес сайлау дигән сүз түгел. Заманында күп сайлаучылар Виктор Янукович өчен тавыш биргән иде. Моның нәрсә белән тәмамланганын беләбез. Миңа калса, бу сайлауда халык протест йөзеннән үзенең көткәннәре өчен тавыш бирде. Мин хәлләр тагын да начарланмасын иде дип куркам. Минем аңа оппозициядә булабыз дигәнем аңа каршы булабыз дигән сүз түгел. Әгәр дә аның кылган эшләре безнең карашларга тәнгәл килсә без, аңа булышырга тырышачакбыз", диде Украинаның элекке президенты Петр Порошенко фиркасе аша парламентка керүче Мостафа Җәмилев.

XS
SM
MD
LG