Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Тироль: Унитар Италиянең алман телле төбәге


Көньяк Тироль премьер-министры Арно Компатчер
Көньяк Тироль премьер-министры Арно Компатчер

Көньяк Тироль хөкүмәте рәисе Арно Компатчер белән андагы тел сәясәте, Италиядә үзәк хакимият белән төбәкләр арасында вәкаләтләрне бүлешү, төбәкнең алман телле илләр белән бәйләнешләре турында әңгәмә.

Көньяк Тироль – Италиянең төньягындагы күптелле төбәге. Биредә бер юлы өч тел рәсми статуска ия: алман, итальян һәм ретороман телләре. Аларның өчесе дә тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә кулланыла, әмма һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Көньяк Тироль моделе Татарстандагы татар җәмәгатьчелегенең яки Русиянең башка республикаларында үз телләрен яклаучы активистларның тәкъдимнәрен хәтерләтә.

Беренче дөнья сугышы тәмамланганда, 1919 елда Австриянең Тироль төбәге Италиягә карамагына күчә. 2001 елда бу төбәк алман телле аерым төбәк статусы ала. Хәзер ярты млн кеше яшәгән бу төбәк Европаның Тироль-Көньяк Тироль-Трентино төбәгенең бер өлеше дә булып тора, ягъни төрле илләргә караган төбәкләр Европа берлеге кысаларындагы, элекке тарихи төбәкне хәтерләткән аерым бер төбәккә берләшкән. "Idel.Реалии" хәбәрчесе Көньяк Тироль хөкүмәте рәисе Арно Компатчер белән биредәге тел сәясәте, Италиядә үзәк хакимият белән төбәкләр арасында вәкаләтләрне бүлешү, бу төбәкнең алман телле илләр белән бәйләнешләре турында сөйләште.

Сезнең төбәктә өч рәсми тел бар. Бу телләр Көньяк Тироль мәктәпләрендә мотлак укытыламы? Алман теле фән буларак кына укытыламы, яки башка фәннәрне укыту теле дәме?

Алман телле укучылар итальян телен фән буларак өйрәнә, итальян телле укучылар алман телен өйрәнә

– Көньяк Тирольнең мәгариф системы төбәктәге телләр күптөрлелеген исәпкә ала. Итальян һәм алман телле укучылар үз ана телләрендә белем алу хокукына ия. Шуңа күрә безнең төбәктә алман телле мәктәпләр дә, итальян телле мәктәпләр дә эшләп килә. Аларда үз телләре укыту теле буларак та, административ тел буларак та кулланыла. Алман телле укучылар итальян телен фән буларак өйрәнә, итальян телле укучылар алман телен өйрәнә. Ретороман (ладин) телле халык тупланып яшәгән урыннарда укыту бераз башкачарак корылган. Андагы мәктәпләрдә укыту алман яки итальян телләрендә алып барыла, ә ретороман теле фән буларак укытыла. Шул ук вакыта андый урыннарда ретороман теле халыкара аралашу теле дә, административ тел дә. Ретороман теллеләр Көньяк Тироль халкының биш процентын тәшкил итә һәм алар Доломит таулары арасындагы ике үзәнлектә күпчелекне тәшкил итә.

Югары белем бирү системында бу телләрнең өчесе дә кулланыламы? Алар бер үк мәгариф оешмаларында ничек кулланыла?

– Больцано ирекле университетында өч тел кулланыла. Әмма дәресләр өч телдә дә алып барылмый. Фактта дәресләр, очрашулар, конференцияләрдә һәм башка чараларда итальян, алман һәм инглиз телләре кулланыла, ягъни алар белем бирү һәм белем бирү процессын идарә итү теле булып тора.

Алман теле төбәктәге башка өлкәләрдә кулланыламы?

– Алман теле тормыш-көнкүрешнең барлык өлкәләрендә дә кулланыла дияр идем. Безнең автономия алман телле халыкка үз телен барлык рәсми һәм дәүләт оешмаларында, шул исәптән хакимият һәм башка оешмалар белән аралашуда куллану хокукы бирә. Алман теле шулай ук хосусый тармакта, шул исәптән социаль-мәдәни тормышта да кулланыла.

Төбәктәге халыклар чагыштырмасы кай якка үзгәрә?

– Безнең төбәктәге киң автономия нәтиҗәсе буларак, Көньяк Тирольдә алман теллеләр соңгы берничә дистә елда шактый артты. Хәзер алман теле ана теле булганнар 69 процент тәшкил итә.

Алман телен ана теле буларак белмәүче алман телле халыклар ничә процент?

Дәүләт оешмасында эшкә урнашканда ике телне дә белү турында сертификат таләп ителә

– Төбәктә ничә кешенең алман телен белүен төгәл әйтү бик кыен, чөнки андый статистика юк. Алман теле итальян телле барлык мәктәпләрдә дә мотлак укытыла, итальян теле дә алман телле мәктәпләрдә шулай ук укытыла. Дәүләт оешмасында эшкә урнашканда ике телне дә белү турында сертификат таләп ителә. Икътисади өлкәдә эшләү, эштә нормаль шартлар булдыруда да бу ике телне яхшы белү кирәк. Этник итальяннарның шактый зур өлеше алман телен яхшы белә дияр идем.

– Италия үзәк хөкүмәте белән бәйләнеш ничек бара? Нинди тел кулланасыз?

– Гадәттә итальян телендә, чөнки алман теле бит бөтен илдә түгел, ә Көньяк Тирольдә генә рәсми тел санала. Шул ук вакытта үзәк хакимият вәкилләре түрәләргә ике телне дә белү һәм төбәк халкына ике телдә хезмәт күрсәтү бурычын куя.

– Көньяк Тирольнең башка алман телле илләр белән мөнәсәбәте нинди? Һәм бу бәйләнешләрне башкала Рим ни дәрәҗәдә контрольдә тота?

– Көньяк Тироль Европаның алман телле илләре һәм төбәкләре белән тыгыз элемтәдә тора. Италия хөкүмәте бу хезмәттәшлекне берничек тә контрольдә тотмый. Кыйтганы төбәккә киң автономия бирүче бердәм Европа итеп күрү бу мөнәсәбәтләргә ярдәм итә. Бу икътисад, мәдәният һәм социаль өлкәгә дә файдалы.

Безнең алман телле илләр һәм төбәкләр белән хезмәттәшлегебез күпмедер дәрәҗәдә институтлар аша оештырыла. Моңа мисал итеп "Европа төбәк хезмәттәшлеге төркеме" форматын китереп була. Ул Австрия җире Тироль берлегендә Больцано (Көньяк Тирольнең итальян исеме) һәм Триенто белән бергә төзелгән. Безнең шулай ук Австрия җире Тироль белән дә хезмәттәшлек карарларыбыз күп. Бу аеруча мәгариф һәм дәүләт сәламәтлек саклау өлкәсенә кагыла.

– Рим белән мөнәсәбәттә төбәк ниндидер авырлыклар кичерәме? Рим һәм Көньяк Тироль вәкаләтләрне ничек бүлә? Көньяк Тирольнең мәгариф сәясәте Римнан ни дәрәҗәдә бәйсез?

– Безнең төбәккә бирелгән киңкүләм автономия Рим белән алып барылган яхшы мөнәсәбәтләрнең гаранты булып тора. Моңа төбәк һәм үзәк хакимият арасында вәкаләтләрнең бүленгән булуы да ярдәм итә. Бу аеруча дәүләт эшчәнлеге кысаларында барлыкка килүче яңа тармаклар өчен мөһим. Монда бүленеш бик үк ачык булмаган тармаклар белән очрашырга мөмкин. Низаг чыкканда проблемны конституция мәхкәмәсе хәл итә.

Көньяк Тироль мәгариф сәясәте шактый автоном. Алда әйтеп узганымча, монда безнең өч төрле мәктәп бар. Әмма Көньяк Тироль мәгариф системы тулысынча дәүләт системына интеграцияләнгән һәм шуңа килештерү механизмнары мөһим.

XS
SM
MD
LG